Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала чыга башлады»: Такси йөртүче ир-ат салонда бала тудырырга ярдәм иткән

Куркуга калган яшь әти белән әнигә таксист ярдәмгә килә.

news_top_970_100
«Бала чыга башлады»: Такси йөртүче ир-ат салонда бала тудырырга ярдәм иткән
https://pixabay.com/

Самара шәһәрендә таксида барганда йөкле хатынның тулгагы башланган. Машина йөртүче югалып калмаган, сабыйга дөньяга килергә ярдәм иткән. Бу турыда НТР сайты хәбәр итте.

Яшь хатын беренче баласын көтә. 25 декабрьдә кич белән ул туганнарына кунакка килә. Бераздан ул үзен начар хис итә башлый, иренә шалтырата һәм үзен килеп алырга сорый. Ир килә, алар бергәләп такси чакыралар һәм кайтып китәләр.

Ир белән хатын машинага утыргач, кая барасын хәл итә: өйгә кайталармы, әллә бала тудыру йортына китәләрме. Ләкин бу дилемманы юлдагы бөке «чишә». Нәкъ менә бөкедә утырганда, хатынның тулгагы башлана.

Яшь әти дә, әни дә куркуга кала, бала тудыру йортына барып җитү ихтималы бөтенләй диярлек булмый, юлдагы бөке бетәрлек түгел.

«Хатыным баланың чыга башлаганын сизде. Без хастаханәгә барып җитә алмаячагыбызны да аңладык», — дип сөйли әти кеше.

Шул чакта таксист ярдәмгә килә. Ул ир белән хатынны тынычландыра, баланы үзе таптырачагын әйтә.

Машинаны юл кырыена чыгарып туктаталар. Такси йөртүчесе «операциягә» керешә.

Баланың кендеген кәгазь кисә торган кайчы белән кисәләр, дезинфекция чарасы аптечкада була. Сабыйны ирнең кофтасына төрәләр. Яшь әти үзе бу вакытта урамда машина янында басып тора. Ул «бала 20-30 минутта туды», дип сөйли.

Бәхеткә, бар да яхшы уза. 3350 грамм авырлыктагы сәламәт ир-бала таксида дөньяга килә. Таксист гаиләне өйләренә алып кайта. Табиблар аларны өй янында көтеп тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100