Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала чакта аерылышкан апалы-сеңелле туганнар әниләре үлгәч очрашкан

Яшь кыз ирсез бала тапкан һәм беренче кызын чит кешеләргә биргән.

news_top_970_100
Бала чакта аерылышкан апалы-сеңелле туганнар әниләре үлгәч очрашкан
https://pixabay.com

Британиядә яшәүче Лиза Хардинг Long Lost Family (Россиядәге «Жди меня» аналогы) тапшыруы эфирында өлкән апасы белән очрашкан. Аларны бала чакта аерган булганнар. Кызларның әнисе үләр алдыннан балаларын очраштырырга теләгән. Бу турыда РЕН ТВ яза.

52 яшьлек Хардинг апасы Александра бар икәнен 38 ел элек белгән. Аларның анасы Мойра нәни кызын туганнан соң дүрт атна узгач ук башка кешеләргә кызлыкка биргән. Мойра Александраны 20 яшендә таба, аның ире булмый, хатын баласын үзе үстерә алмам дип курка.

Дистәләрчә еллар узгач, Мойра онкология белән чирли башлый. Шул чакта ул яшьлек хатасы турында сөйли. Ул ике кызын дә үзе тәрбияләргә теләвен әйтә. Мойра олы кызы Александраны эзли башлый.

Тапшыру авторлары аның Лили исемле булуын ачыклый. Лили биологик туганнарын беркайчан да эзләми, ул үзен үстерә торган анасы аралашудан туктар дип курка. Аңа Мойраның эзләвен әйтәләр. «Мин бик шат. Ул мине эзли дип уйламый идем», — ди Лили.

Апалы-сеңелле туганнар эфирда ук сөйләшә башлый. Алар тормышта да аралашырга җыена. Лили биологик туганнары белән очрашуны гомерендә иң бәхетле мизгел дип саный, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100