Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала белән диңгезгә ялга барганда нинди документлар, дарулар алырга?

news_top_970_100
Бала белән диңгезгә ялга барганда нинди документлар, дарулар алырга?
"Татар-информ" архивы

Бала белән ял иткәндә нәрсәне истә тотарга? Барыргамы, бармаскамы? Бала белән ялга җыенган ата-аналар үзләренә бу сорауны бирми калмыйдыр. Сер түгел бит: бала белән ял – өстәмә җаваплылык та, мәшәкать тә, хезмәт тә. «Ватаным Татарстан» ял имин һәм күңелле узсын киңәшләр тәкъдим итте.

Июль-август – ял итү сезонының иң кызган чоры. Әнигә дә, бәбигә дә кирәк ул ял. Әмма диңгез буенда кызынып яту турында хыялланудан битәр ялның ямен җибәрердәй очракларны булдырмас өчен, алдан «аяк киенәсе». Нәрсә турында онытмаска соң?

ДОКУМЕНТЛАР. Әгәр бала әти-әнисе белән чит илгә сәяхәткә җыена икән, аңа үзе белән чит ил паспорты (загранпаспорт) алырга кирәк. Туу турында яки опека турында таныклыкны да онытмаска. Анысын чик чыкканда тикшерергә мөмкиннәр. Әгәр баланың фамилиясе ата-анасының фамилиясе белән туры килмәсә, фамилия үзгәртүне раслаучы документ та кирәк.

Баланы әти-әнисе генә түгел, гаиләнең теләсә кайсы әгъзасы да ял итәргә алып китә ала, билгеле. Моның өчен аларга законлы вәкилләрнең берсеннән нотариаль рәвештә расланган ризалык кәгазе кирәк. Килешүдә баланы алып чыгып була торган илләр, сәяхәт вакыты һәм озата баручылар турында мәгълүмат күрсәтелергә тиеш.

ПРИВИВКАЛАР. Чит илгә чыгам, дип кенә сәламәтлек турында да онытырга ярамый. Роспотребнадзор белгечләре алдан ук «сәламәтлек саклау календаре»на кергән прививкаларны ясатканмы-юкмы икәнне ачыкларга киңәш итә. Сүз дифтерия, бума ютәл (коклюш), кызамык, паротит, кызылчадан прививкалар турында бара. Әгәр дә ревакцинация вакыты җитсә, аны сәяхәткә кадәр эшләтсәгез яхшырак.

Теге яисә бу илгә барыр алдыннан туроператордан бу илдәге эпидемиологик вазгыять турында белешү зарур. Өстәмә прививкалар ясатырга кирәк булуы һәм шул хакта белешмә сораулары ихтимал.

КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК КАГЫЙДӘЛӘРЕ. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының мәгълүматларына караганда, ялдагы күп кенә бәла-казалар нәкъ тә сулыкларга туры килә. Шуңа да су керү кагыйдәләрен истә тотарга киңәш итә белгечләр.

Су керүне иртәнге яисә кичке вакытка калдырырга киңәш итәләр. Бу вакытта әле кояш артык кыздырмый. Су керү өчен иң яхшы һава торышы – җилсез, 25 градус һәм аннан да күбрәк җылылык.

Махсус комлыкларда, коткаручылар кизү торган җирләрдә коену сорала. Суда уеннар оештырмау, балаларны үзләрен генә калдырмау хәерле.

Ялда агулану очраклары да еш була. Бигрәк тә ял урыны итеп экзотик илләрне сайласаң. Роспотребнадзор белгечләре андый илләрдә кайнаган су гына эчәргә тәкъдим итә. Урамдагы ларек, киштәләрдән җиләк-җимеш, яшелчә сатып алмаска, алган очракта кайнаган суда юарга киңәш ителә.

АКЧА. Ялга үз автомобиле белән җыенган кешеләргә киңәш шул: сәяхәткә чыгуыгызны кичке якка планлаштырыгыз. Бердән, балагыз машинада йоклап барачак, сезгә комачау итмәячәк. Икенчедән, төнге сәгатьләрдә түләүле трассадан узу хакы да арзанрак булачак.

Кунакханәгә урнашуны да иртәнге сәгатьләргә яисә көннең икенче яртысына калдырырга мөмкин. Шул рәвешле кунакханәдә артык 1 төн өчен түләмәячәксез. Кунакханәләрдә еш кына балалар өчен ташламалар карала. Әйтик, билгеле бер яшькә кадәр балаларга кайбер кунакханәләрдә куну бушлай. Кайберләрендә өстәмә ятак өчен өстәмә акча да сорарга мөмкиннәр.

Сан

Россия Туроператорлары ассоциациясе фаразлавынча, бу җәйдә чит илләргә 5 миллионга якын россияле барырга җыена. Бу – узган ел белән чагыштырганда 42 процентка күбрәк.

Белгеч сүзе

Наталья Наумова, гаилә һәм балалар психологы:

– Бергә ялга җыенганда, ата-аналарга балаларның кызыксынуларын исәпкә алмый чара юк. Мондый ял бөтен кешегә дә ошаячак. 3 яшькә кадәр балалар төрле чараларда катнашса, батут, аттракционнарда күңел ачса, яшүсмерләр белән алай гына булмый. Алардан нәрсә эшләргә теләүләре хакында алдан белешеп кую хәерле. Балалар «безнең фикер белән дә санлашалар» дип уйларга тиеш. Балаларыгызның көндәлек режимына да игътибар итегез. Әйтик, йокы вакыты белән ашау вакыты ял иткәндә дә элеккегечә булырга тиеш. Гомумән, бергә ял иткәндә берләшергә кирәк. Әрләшмәскә, бер-береңне тыңларга, ярдәмләшергә.

Ялга аптечка җыябыз

Пластырь, температураны төшерә торган дарулар (составында парацетамол, ибупрофен булганнар), антигистамин дарулар (аллергиядән саклану өчен), тоз-глюкоза эремәсе (эчәк инфекциясеннән, кызу сукса), хушландыргыч дымлы салфетка.

«Авиасейлс» хезмәте мәгълүматларына нигезләнеп

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100