Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала белән ана, кайнана һәлак булган». Бер гаиләдә биш кеше сөрем газы белән агуланган

news_top_970_100
«Бала белән ана, кайнана һәлак булган». Бер гаиләдә биш кеше сөрем газы белән агуланган
https://stavropol.sledcom.ru

16 февральдә Ставрополь өлкәсенең Железноводск бистәсендә күп катлы йорттагы фатирда бер гаиләдә 5 кеше сөрем газы белән агулана. Урынга экстрен хезмәтләр бара. Белгечләр фатирны тикшерә һәм имгәнгән кешеләрне хастаханәгә алып китә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗигадә 28 яшьлек хатын, аның 1 яшьлек баласы һәм 51 яшьлек кайнанасы һәлак була.

Башта, гаилә әгъзалары көнкүреш газы белән агуланган, дип фаразлыйлар. Аннары версия үзгәрә.

«Якынча белешмә буенча, алар сөрем газы белән агуланып үлгән. Шулай ук 2022 елда туган малай һәм аның атасы да зыян күргән. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә салганнар», – дип, Россия Тикшерү комитетының Ставрополь крае буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Җинаять эше ачу турында карар кабул ителгән. Хәзерге вакытта судмедэкспертизалар билгеләнгән.

Ставрополь крае прокуратурасы Торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә законнар үтәлешен тикшерә, шул исәптән газ җиһазларына хезмәт күрсәтү өлкәсен дә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100