Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала белән 7 км җәяү кайттык». Табигатьтә ял итүче гаиләнең машинасын урлаганнар

news_top_970_100
«Бала белән 7 км җәяү кайттык». Табигатьтә ял итүче гаиләнең машинасын урлаганнар
Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы

Башкортстанда ир белән хатын баласын алып табигатькә ял итәргә бара. Шул чакта аларның машинасын урлыйлар. Аларга 7 км җәяү кайтырга туры килә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Краснокама районы буенча полиция идарәсенә 17 июньдә 21 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул бер көн элек ире һәм баласы белән табигатькә ял итәргә баруын сөйли. Аларга 22 яшьлек таныш егет тә иярә. Бу егетне хатынның ире чакырган була. Ирләр хәмер эчеп табын кора.

17 июньдә көндез ир белән хатын елга буена төшеп китә, алар баланы юындыра. Ял урынына кире килгәч, кунак та, гаиләнең машинасы да булмый. 

Ир белән хатын, баланы күтәреп, Иске Бөртек авылына кадәр 7 км җәяү бара. Биредә алар полициягә мөрәҗәгать итә.

Хокук саклаучылар машинаны таба, ул ватык була. Җинаятьтә шикләнелүчене таныш кызының өендә тоталар. Ул кызы янына барыр өчен машина урлавын әйтә. Ватык машинада ул кызы янына да барып җитә алмый, калган юлны җәяү узарга туры килә. Бу егет гаебен танып күрсәтмә биргән. Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100