Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала белән ял итәргә киткән хатын-кызны полиция эзли

Бала белән ана югалган — телефоны эшләми, социаль челтәрләргә керми.

news_top_970_100
Бала белән ял итәргә киткән хатын-кызны полиция эзли
Башкортстанда 29 яшьлек Венера Калахонджаеваны эзлиләр. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

Ул дүрт яшьлек баласы белән үз машинасына утырып турбазага чыгып киткән. Хәзер бала белән ана югалган — телефоны эшләми, ул социаль челтәрләргә керми.

Абыйсы полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул инде күптән аерылган иренең бу хәлгә катнашы юк дип раслый.

Башкортстанда полиция хезмәткәрләре бу хатынны эзли. Соңрак аның Оренбург ягына китүе ачыкланган.

Венера Каланхождаева зәңгәр джинсы, кара куртка, кроссовки кигән.

Дүрт яшьлек Ислам зәңгәр башлык, кара куртка, зәңгәр джинсы, кроссовки кигән.

Мәгълүматы булган һәркемгә Венераның абыйсы Рөстәмгә (8-919-157-98-94) йә әнисе Алсуга 8(-917-745-63-47), йә полициягә шалтыратырга сорыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100