Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала белән ананы фатирдан куганнар»: Ипотека алган хатын миллионлаган әҗәт түли

Күрше төбәктә бер фатирны берничә кешегә сатканнар.

news_top_970_100
«Бала белән ананы фатирдан куганнар»: Ипотека алган хатын миллионлаган әҗәт түли
https://pixabay.com/

Самара шәһәрендә ялгыз хатын ипотека алган. Соңрак ачыкланганча, йорт төзүчеләр бу фатирны ике тапкыр саткан. Хәзер баласын ялгыз гына тәрбияләүче бу хатын урамда калган, аның торыр урыны юк. Бу турыда «КП» сайты язды.

Самара урамындагы йортны ике компания бүлешеп саткан. Төзелеш барышында йортны биегрәк итеп төзергә уйлаганнар, фатирлар саны, номерлары үзгәреп беткән. Шул буталчык вакытында бер фатирны ике хуҗага саткан очраклар барлыкка килгән. Сатучы фирмаларның һәркайсы да акча алган, алар барысы да үзләрен хаклы дип саный. Ә гади кешеләр исә ипотека алу сөенечен борчуга алмаштырган.

Җәмилә Яфарова исемле хатын ике бүлмәле фатир өчен 4,4 млн сум түләгән. «Бу фатирны алыр өчен ипотека рәсмиләштердем. Өлешле төзелеш буенча фатир аласы идем. Ремонт ясадым, кызым белән күченеп яши башладым. Ә 2013 елның җәендә мине судка чакырдылар. Минем фатирымның хуҗасы башка гаилә булуын әйттеләр. Имеш, бу фатирны инде 2006 елда ук сатканнар», — ди Җәмилә.

Яшүсмер кызын ялгызы гына тәрбияләүче Җәмиләгә ике бүлмәле фатир кирәк була. Василий Емельянов исемле ир-ат аңа фатирларны алмаштыру тәкъдим итә. Хатын шунда ук ризалаша.

«Емельянов Яфаровага 92нче номерлы фатирны тәкъдим итә, ул бу фатирның Ингрид Амелинаныкы икәнен яхшы белә. Ләкин Емельянов Яфаровага бу фатирны 4,4 миллион сумга сатып җибәрә», — дип аңлатканнар Самараның Красноиглинский судында.

Ингрид Амелина — Россиянең атказанган артисты Александр Амелин хатыны. Ул үзенең адвокаты белән бергә фатирын саклап кала. Үз фатирын сатып җибәргәннәрен белгәч, Амелина судка мөрәҗәгать итә. Алар Җәмилә белән судта очраша һәм суд карары буенча Амелина Яфаровадан фатирны ала.

Суд приставлары хатынны һәм аның кызын фатирдан куып чыгара. Җәмилә Яфарова фатирсыз кала, өстәвенә банкка миллионнар түлисе дә була.

Хәзер тикшерүчеләр Яфарованы зыян күрүче дип тапкан, ә аңа фатир саткан Василий Емельяновка мошенниклыкта гаепләү белдерелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100