Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала – бавыр кисәге (Кәрим Кара)

news_top_970_100

Урал таулары арасында урнашкан башкорт авылы Илтабанга кунак килеп төште. Тегеләй, ни, кунаклар килгәлиләр иде авылга, һәркемнең читтә туганы, якыны бар, дигәндәй. Шәһәрләргә таралган балалар кайталар иде, җәй көннәре оныклар шау-шуы тынмый иде урамнарда. Гомумән, үз кешеләр басып яталар иде Илтабанны.

Соңгы елларда пенсионерлар авылына әйләнеп бара иде инде ул. Кайда карасаң – ташландык йортлар, морҗасыннан төтен күтәрелгәнендә я берәр комы коелган карт, я бөкресе чыккан карчык җан асрый. Юлсызлык зар елатты мәңге авыл халкын. Өскә егылып килгән урман арасында нинди юл инде? Кемгә кирәк ул юл? Совет власте күкрәп торганда да Илтабанга игътибар булмады: чәчүлек җире уч аясы зурлык, район үзәгеннән ерак. Хәзер бөтенләй онытылган иде авыл түрәләр өчен.

Ә кунак тегенди-мондый гына түгел иде, башкалада яшәгән рәссам, имеш! «Башкала» сүзе илтабанлылар өчен «әкият сарае» төсле яңгырый иде. Сирәкләренең анда булганы бар. Әле дә сөйләп туя алмыйлар, кирәксә-кирәкмәсә телгә алалар . «Рәссам» сүзе дә бөтенләй ят иде мондагы халыкта. Урман екса, җир сөрсә, терлек көтсә – аңлар идең, ә монда һич башка сыймый. Иртәдән кичкә кадәр рәсем ясап кына утырамы икән ул? Шуның өчен акча түлиләрме икән аңа? Кырыкмаса кырык төрле сораулар тудырды ят кунак.

Авыл рәисе Ямалетдин кунакны гомер буе урман каравылчысы булып эшләгән Буранбайга алып китте. Халык, өйлегешеп, шул тирәгәрәк җыелды. Ниндирәк адәм икән дә өстенә ни кигән, чәчен алдыртканмы, әллә ат ялы төсле үстергәнме, карадан килешлеме безнең кебек, әллә аксөякме? Буй җиткергән кызлар бигрәк дулкынландылар. Ни кыланышларыдыр шуларның, чит-ят ир-ат күзләренә чалынса, алыштырып куйгандай булалар .

Ә кунак – кызлар күзе төшмәслек түгел икән, яшь кенә, үзебезнең башкорт каныннан, елмаюы да мөлаем, туры караса – карашлары өтеп бара.

– Менә бу егет, Буранбай агай, берәр атна синдә яшәп торыр. Районнан задание сиңа. Сөтеңне-катыгыңны жәлләмә, урманны беләсең, иңлә-буйла кунагың белән. Безнең якларны мәңгеләштерергә җыена ул үз сурәтләрендә, – диде вәкарь генә. Үзе кырын күз белән генә чит кешене күзәтте. Теге аның ниндирәк түрә икәнлеген чамалаганмы икән, янәсе?

Мондый хөрмәткә лаек булган Буранбайның арка савырлары тирләп чыкты. Бар халык алдында зурласыннар әле сине, ышаныч белдерсеннәр. Район түрәләре үзләре Буранбайның исемен телгә алганнар, димәк. Авыз ачып җавап бирергә дә онытты ул. Ярый елгыр Хәернисасы:

– Кунак караганыбыз бар, Ямалетдин энем. Бездән калмас, – дип чатнатып әйтеп бирде.

Әнә шулай, авылның тыныч тормышын болгатып, авыл урамнары буйлап килешле генә егет үткәли башлады. Әлбәттә, яшенең-картының телендә гел шул рәссам гына булды. Бигрәк тә кызлы өйләр әллә нинди тормышка ашмастай хыялый уйларга чорналдылар. Хәер, уйлардан беркемне дә тыйганнары юк әле. Аның өчен хөкүмәткә налог түлисе түгел. Менә бу урында «әлегә» дигән сүзне өстәргә кирәктер. Тора-бара ни буласын кем белгән?..

Буранбай абый белән Хәерниса апа күзгә күренеп яшәреп киттеләр. Яшәреп киттеләр, дигәч тә, артык карт түгелләр иде алар, икесе дә бик өлгерләр, 50гә якынлап киләләр.

Менә шул урман изә шул адәм баласын, җелеген суыра, канын киптерә. Күзгә күренеп бирешә бәндә. Әйткән булалар, саф һава, аллы-гөлле чәчәкләр арасында, һәр үлән – үзе витамин, өз дә кап: оҗмах ул урман, яшәртә дә, яшәтә дә, диләр.

Ял итеп кенә йөрсәң, бәлки, шулайдыр да. Әмма Буранбай абый өчен урман эш урыны булды. План үтим дип, бүсерен чыгарып, юан-юан карагайларны берүзе аударды ул. Ул чакларда бары кул пычкысы да үткен балтаң ярдәмчең. Зәмһәрир салкыннарда, билдән карлар ерып, делянка бүлде. Җәйге челләдә чебен-черкидән таланып, ахмалга төшеп мунчала салды, осветление үткәрде. Кем эшләп караган – шул гына белә урман газапларын. Хәерниса апа да иренең янында булды. Шуңа өстәп, җиләген, җимешләрен, дару үләннәрен, гөмбәсен җыеп план үтәде. План үтәү – 1 көн касә тутырып җиләк җыеп, 2 көн аякны югары күтәреп ял итеп яту түгел. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр йөкләп җыярга кирәк барысын. Ә түләнгән акчалары тиеннәр белән исәпләнде.

Бәлки, урман эшенә башын тыкмаган булыр иде Буранбай. Гаҗизлектән барып керде ул. Кара кайгы килде аларның яшь гаиләсенә. Хәернисасы авырга узгач, ничек шатланганнар иде, парлашып. Тумаган нарасый хакында ләззәтле хыяллар дулкыннарында йөзгәннәр иде. Язмаган икән татлы хыялларына тормышка ашарга.

Врачлар Хәернисага якты дөньяга килгән баласын күрсәтеп тә тормадылар, шунда ук реабилитация дигәннәренә салдылар сабыен. Карап торуга таза гәүдәле Хәерниса ни нәрсә авыр тапты инде баласын? Хәтта район үзәгеннән башкалага күчерделәр үзен. 1-2 көн врачлар анык кына бернәрсә дә әйтмәделәр, гомере өчен көрәшәбез, дип кенә чикләнделәр. Шуннан врач аягына баскан Хәернисаны үз кабинетына чакырып алды.

– Балагызда җитди авырулар күзәтелә. Без аны сиңа биреп кайтара алмыйбыз. Кимендә 2-3 ай безнең карамакта булыр. Киләчәген фаразлап та булмый. Минем киңәшем сезгә: баш тартыгыз баладан. Бик тә авырга туры килер авыл җирендә андый бала тәрбияләве. Ирегез белән киңәшегез, иртәгә сездән төпле җавап көтәм...

Ә Буранбай, машина яллап, гаиләсен алырга килгән иде. Улы туу шатлыгыннан бераз кызмача иде ул Хәерниса белән очрашканда. Хатыны сөйләгәннәрдән соң бар шатлыгы җилгә очты әти кешенең. Әти белән әнигә әллә нинди коточкыч сурәтләрдә күренде чирле бала. Әгәр теле чыкмаса, тәпи китмәсә, акылга сай булса, саннарын җыя алмый урын өстендә аунаса... Беренче сүзне Буранбай әйтте:

– Майть-ти-ти, Хәерниса, врачлар белми әйтмәс. Хәзердән муеныбызга күтәрә алмастай йөк такмыйк. Алдагылары сау-сәламәт булыр, дип өмет итик. Хөкүмәт карар әле монысын, нишлисең...

Канатлары каерылып кайтты Хәерниса хастаханәдән, газиз балаңнан аерылу җиңелмени?

Вакыт үткән саен яралар уңала төшкән кебек булды. Икәүләшеп, зарыгып, Хәернисаның яңадан авырга калуын көттеләр. Әллә Ходай хөкеме булды, шул килеш түле тукталды яшь хатынның. Хәзер инде ирле-хатынлы баладан ваз кичкәннәре өчен бер-берсен битәрләргә тотындылар, яшәүнең яме китте. Шактый вакыт үткәннән соң алар, җыенып, башкаладагы теге больницага барып белешеп карадылар. Таныш врачлары икенче эшкә күчкән икән, ә малайны, шактый ныгынгач, балалар йортына озатканнанр... Аяклары җиргә тими детдомга барсалар, андагылар Хәерниса белән Буранбайны тупса аша да үткәрмәделәр. Белә алганнары шул булды: баланы башка гаиләгә тәрбиягә биргәннәр!..

Ул вакытта ниләр кичергәннәрен бер Ходай да үзләре генә белә. Тәмам яшәрлек чаралары калмагач, Буранбай каравылчылыкка китте дә инде. Лесник өе эш урынында – урманда урнашкан иде. Дистә еллар ирле-хатынлы урман уртасында гомер сөрделәр. Законнар үзгәргәч кенә, өй салып, авыл читендә төпләнделәр. Хәзер буйсынганнар иде инде алар язмышка: күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый, диләр ич.

Кунак егет аларның тормышына ямь өстәп җибәрде. Бөтерелеп кенә йөрделәр тегенең тирәсендә. Тамагына ашыймы, нинди ризык ярата, йоклар урыны йомшакмы, радио тавышы артык ачылмаганмы, чебен-черки бимазаламыймы үзен. Сәбәп белән дә, сәбәпсез дә гел сүз кушып кына, гөрләп кенә тордылар инде менә. Бу кыяфәте-фигыле күңелләренә хуш килгән егетнең яннарында булуы аңлатып бирә алмаслык рәхәтлек бирә иде аларга. Буранбай кунакны ияртеп, урман-тугайларны гизде, Хәерниса таба чыҗлатты, коймагын, кыстыбыен өлгертеп кенә торды, парландырып мунчалар якты. Рәхмәт төшкере егет үзе дә бик ягымлы булып чыкты, гел хуҗаларының күңелен күрергә тырышты, озаклап сөйләшеп утырырга һич иренмәде. Бер шулай утырганда:

– Сезнең балаларыгыз юкмыни? –дип сорап куйды.

– И егет, иске яраларны кузгатма инде, бар да, юк та, – диде авыр көрсенеп, Буранбай абый. Шунда утырган Хәерниса апа тыела алмый елап та җибәрде. Артык сүзне озайтмадылар, шунда өзелеп калды сөйләшү.

Вакыт нәрсә ул? Аккан су, алсу томан, таралган рәшә. Атна үтте дә китте, егет (аның исеме Ринат иде) кайтыр юлга хәзерләнде. Хәлдән килгәнчә күчтәнәчләр тутырдылар кунакның юл капчыгына. Авыл очына кадәр озата чыктылар Хәерниса белән Буранбай. Ринат киткәч, бик кадерле нәрсәләрен югалткан төсле тойдылар алар. Әйтерсең тормышларының бер чите кителеп төште. Әле озак вакытлар кунакның нәрсә әйткәнен, ниләр яратканын, сөйләгән сүзләрен кат-кат хәтерләрендә яңартып юандылар. Ичмасам, шуның адрес-фәләнен дә алып калмаганнар бит, хат язып хәл белешерләр иде. Әллә җыенып барып чыгарлар иде күрешергә. Андый уй өй хуҗасының башына килеп тә калган иде. Әмма ничектер сорарга уңайсызланды, Ринат та танышлыкны дәвам итәргә теләк белдермәде. Рәссам кешенең йөргән юллары, таныш кешеләре күптер инде, һәрберсе белән хат алыша башласа...

Я, ни булган имеш, килгән, киткән, сагынып сөйләргә генә калган булыр иде. Әмма бу тарих дәвамлы булып чыкты...

Март ае иде, нәкъ акман-токман чагы. Буранбай абый авыл рәисенең иске УАЗигына утырып район үзәгенә барды. Көндез чалт аяз иде, төштән соң бар күк йөзен болыт каплады, күз ачкысыз буран башланды. Картлар ук әйтеп калдырганнар бит: «Акман-токман – 6 көн, алтысы да каты көн». Мондый чакта юлга чыгасы түгел инде. Әмма Ямалетдин кирелегенә барып юлга чыкты. Ныклап карт көртләре ятканчы үтеп калырбыз, дип инанды. Булмады, кар ера-ера көчкә күрше авылга җиттеләр дә шып туктадылар. Рәиснең чыбык очы туган бер әбекәйгә фатирга керделәр. Хәлне аңлатып, авылдагыларга хәбәр иттеләр.

Икенче көнне төшкә кадәрле тәрәзә аша буран ыжгырганны күзәтеп утырдылар да, рәис түзмәде, киенеп чыгып китте. Мондый хәлдә калган ир кеше ни эшли? Ямалетдин бер шешә «саф»ны күтәреп кайтты.

– Әйдә, авылдаш, янган йөрәкне бераз бастырыйк, – дип, эчемлекне кырлы стаканнарга койды. Ике авылдаш өстәл артында чөкердәшеп утыруларында артык гаеп юк кебек. Әмма теле чишелгән Ямалетдин артыграгын ычкындырып ташлады. Пүчтәк кенә сүзләр әйткән кебек иде югыйсә.

– Малай кичтән тәне кызышып караватында бәргәләнгән иде, бу юлсызлыкта чирләп китә күрмәсен инде, – дип куйды сүз арасында.

Буранбай нидер әйтүне кирәк санады:

– Ничава, тернәкләнер, авылда фершал бар. Бала кеше чирләми тормас, – дигән булды.

Шул сүзләргә кабынып китте йомшап төшкән Ямалетдин.

– Син – бала кадерен белә торган адәмме? Улыңны яныңда калдыра алмадың! – дип зәһәрен чәчте.

Бу ачы сүзләрдән йөрәге өзелеп төшкәндәй булды Буранбайның. Әмма түрә кешегә каты бәрелүне яхшысынмады.

– И син дә әйттең инде, Ямалетдин энекәш. Врачларның сүзен тыңлап шул көнгә калдык бит, үзең беләсең, – дип акланып булашты.

– Анысын әйтмим мин, – дип чәпчеде рәис. – Икенчеләй сезгә үзе кайтып кергәндә ник аягына егылмадың?

Тораташ булып катты Буранбай ишеткәннәреннән.

– Ничек икенчеләй, нәрсә сөйлисең син, Ямалетдин?

Шул чакта рәис артыгын ычкындырганын чамалап алды да соң. Сүзне дә икенчегә борырга тырышып карады. Тик Буранбай тегенең сүзләренең «төбенә тоз коймый» тын да алырга ирек бирмәде. Баксаң, аларда торып киткән егет юкка гына килмәгән икән авылга! Кайчандыр Хәерниса белән Буранбай ташлап киткән малай булган ул. Әти-әнисен күреп-белеп китәргә кайткан. Кайдандыр документлар аша аларның торган урыннарын белешкәндер. Бары Ямалетдинга 1-2 сүз белән кемлеген аңлаткан. Бу турыда беркемгә дә теш агартмаска кисәтеп куйган...

Хәерниса, яңалыкны ишеткәч, һушын югалта язды. Буранбай үзе дә тәмам кешелектән чыкты. Инде ни эшләргә тиеш алар? Кайдан юллап табасы улларын, бәгырь кисәкләрен? Тапкан очракта нәрсә дип әйтерләр? Әйткән сүзләренә: «Ә-ә, хәзер сезгә бала кирәктеме? Мин чит-ятлар адәм иттеләр», – дисә?

Бу кырыс тормыш әнә шундый баш җитмәстәй сораулар китереп куя кайчак та адәм баласы каршына. Андыйлар исәбендә булудан бер Аллаһ сакласын инде һәрберебезне...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100