Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бала баласы балдан татлы…

Халидә һәм Рәмзия бертуганнар. Халидә — гаиләдә олы бала, әнисе кызы. Ә Рәмзия — биш яшькә кечерәк һәм нәкъ әтисе.

news_top_970_100

…Ринат һәм Фәимә биш ел очрашып йөргәч өйләнеште. Туйдан соң озак та үтмәде, Фәимә балага узды. Ире беренче баланы малай булыр дип ашкынып көтте, әмма дөньяга кыз бала туды. Аңа Халидә дип исем куштылар. Әти кешенең кыз бала туганга күңеле төште, әмма әле без яшьләр, тагын балабыз булыр дип үзен тынычландырды. Тагын 5 ел узгач, Фәимә икенче балага узды, аның малай көткәненә беркем дә шикләнмәде. Чөнки бөтен билгеләр буенча да малай булырга охшаган иде: токсикоз булмады диярлек, корсагы тигез, алга чыгып тора, ә артыннан биле сизелеп тора иде.

Әмма бу юлы да кыз туды. Аңа Рәмзия дип исем куштылар. 4500 килограммлы баһадир Рәмзия нәкъ әтисенең күчермәсе иде. Ринат малай булмаганга башта үпкәләп йөрсә дә, янында үзенең кечкенә «копиясе» үсеп килгәнен күреп бу хәл белән ризалашты һәм Рәмзияне бик яратты.

Кызлар шулай үсте дә: Халидәгә әтисеннән күбрәк әр-ачулану, шелтә, хәтта кайвакытта кул күтәрүләр дә була иде. Ә Рәмзиягә ярату, наз гына эләкте. Фәимә балаларны болай аеруның яхшы түгеллеген аңлый иде, шуңа күрә Халидәгә күбрәк игътибар бирергә, юк-бар өчен ачуланмаска тырышты. Ә Ринат исә, киресенчә, бөтен канәгатьсезлеген олы кызына белдерә һәм гаиләдәге бөтен борчу-мәшәкатьләрдә аны гаепли иде.

Халидә кечкенә чагында яхшы тәртибе, соңыннан мәктәптә яхшы билгеләре, төрле бәйгеләрдә катнашкан өчен бирелгән грамоталары белән әтисенең мәхәббәтен яуларга тырышты. Әмма яше бара-бара ул моның гына ярдәм итмәвен аңлады. Әтисе аны яратмый. Кыз шуны аңлады. Ул әкренләп әтисеннән читләшә башлады, ә соңыннан аны күрәлмавын аңлады.

Мәктәпне укып бетергәч, Халидә институтка керергә теләде, әмма бюджет бүлегенә керергә бер баллы җитмәде. Әнисе кызын тынычландырды, әтиең белән укуыңа түләрбез диде.

Үзе җыйган акчадан Фәимә кызының укуы өчен беренче семестрга түләде. Ә икенче семестрга иреннән акча сорарга туры килде. Әмма Ринат акча бирүдән катгый баш тартты.

«Акылы булса бюджетка керә алыр иде. Аңгыра бала өчен акча туздырырга җыенмыйм!» — дип кызын рәнҗетте.

Бу хәлдән соң Халидә төне буе елап чыкты һәм әтисен тагын да ныграк күралмый башлады.

Укуга акча түли алмагач, институттан документларын алырга һәм киләсе елга техникумга керергә мәҗбүр булды. Читтән торып уку бүлегенә бушка керде, үзенең акча эшлисе килде кызның. Әтисенә бәйле буласы килми иде. Әмма студентларны эшкә алабыз дип тормыйлар шул. Ике ел фаст-фуд кафеда эшләде.

Техникумны бетергәч, Халидә үз һөнәре буенча эшкә урнаша алды. Әмма югары белем турында да онытмады. Шуңа күрә, институтта абитуриентлар өчен курсларга да йөрергә өлгерде. Һәм бер елдан бюджет бүлегенә кереп, читтән торып укый башлады. Соңыннан башка фирмага эшкә урнашты, монда акчасы да бермә-бер күбрәк иде.

***

Ә Рәмзия мәктәпне тәмамлагач, булачак һөнәре турында ничектер уйламады. Аны әтисе тәэмин иткән ваемсыз, гамьсез тормыш бик канәгатьләндерә иде, шуңа күрә алга таба укырга бик атлыгып тормады. Әтисе югары белем кирәк дип кыстады, әмма Рәмзия моның барып чыкмаячагын белә иде. Аның аттестатындагы өчлеләр отряды белән вузда уңышлы укуга өметләнеп тә булмый.

Әмма озын-озак сөйләшүләрдән соң, әтисе яраткан кызын һичьюгы урта-һөнәри белем алырга күндерә алды. Авыл хуҗалыгы техникумын, һәм үзләренчә иң яхшы һөнәрне — экологны сайладылар.

Рәмзиягә уку авырлык белән генә бирелде. Китап укырга, озын лекцияләр тыңларга күнеккән кыз түгел шул. Ринат кызының «койрыкларын» ябар өчен даими акча түләде, ә әнисе Фәимә маляр буларак, техникум бинасындагы ремонт эшләрен ихтыяри-мәҗбүри башкара иде. Кызларының белеме аларның тырышлыгына бәйле икәнен аңлыйлар иде.

Беренче елны Рәмзия ничек кирәк алай укып чыга алды. Әмма икенче елның башында укуы бик аксый башлады. Ул лекцияләрне калдыра, практикаларга йөрми иде һәм беренче семестр ахырына әллә никадәр бурычы җыелды, имтиханнарга керү өчен баллары җитми иде. Әмма бу юлы инде әти-әнисе ничек тырышса да кызларын техникумнан куылудан саклап кала алмады.

Рәмзиянең бөтен уңышсызлыклары һәм мәшәкатьләре Халидәгә дә тәэсир итте. Әтисе аны бөтен нәрсәдә гаепләде. Нәтиҗәдә, гел үзенә каныгып торудан һәм начар мөнәсәбәтләрдән туйган кыз фатир яллап яши башлады. Озакламый ул яхшы гына егетне очратты һәм алар бергә яши башлады.

Рәмзия исә, мәхәббәт фронтында апасыннан калышмады. Үзеннән ике яшькә кечерәк егет белән танышты, Рәмзил бер җирдә укымый, эшләми торган җилкуар, үзе футбол җанатары. Аның яраткан командасы өчен җан атарга төрле шәһәрләргә йөри башладылар. Бу мавыгу зур гына акча чыгымнары таләп итә башлады. Әлбәттә инде бу чыгымнар өчен Ринат акча бирә иде.

Халидә әтисе белән бик сирәк күрешә башлады, бары тик әнисенең хәлен белешергә кергәндә генә очрашалар иде. Һәм очрашкан саен кызына: «Менә, Рәмзия, молодец, өйдә ятмый, сәяхәт итә, илебезне күрә, төрле шәһәрләрдә йөри. Без генә бер урында ятабыз, ыштан туздырып. Эх, күңелсез!», — дип әйтә.

Мондый вакытларда Фәимә эндәшми һәм карашын гел читкә бора иде. Ул кече кызына инде акыл керергә вакыт дип улый иде, әмма әтисе болай иркәләп, азындырып торганда берни дә үзгәрә алмый.

****

Озакламый Халидә балага узды һәм алар яраткан кешесе белән никахларын рәсми теркәделәр. Гаиләдә малай туды, аңа Рәсүл дип исем куштылар.

Ринат гомер буе малай турында хыялланды, һәм менә онык туды — картайган көндә чын бүләк бит бу! Дөрес, яратмаган кызыннан… Ләкин шулай да…

Әле генә бабай булган Ринатның Халидәгә карата мөнәсәбәте шундук үзгәрде, ешрак шалтырата, кунакка чакыра башлады, үзе дә еш килгәли, оныгын карарга ярдәм итә башлады.

Әмма Халидә әтисенә шулкадәр үпкәләгән, рәнҗегән иде, әтисенең кызының бәхетенә сөенүен дә теләмәде. Ринат күпме генә өметләнсә дә, Халидә әти-әнисе янына сирәк килә башлады, үзе дә кунакка чакырмады. Хәтта телефоннан да әтисе белән сөйләшүне туктатты.

Ә Фәимә барысын да аңлый иде һәм иреннән качып кына оныгын карарга йөрде.

Ә Рәмзия исә, үзенең җанатарлары белән Казаннан Мәскәү өлкәсенә үк күченеп китте. Әнисе белән генә түгел, ә яраткан әтисе белән дә арасын өзде.

Берсендә Халидәгә әнисе шалтыратты. Үзе елаган. Өй җыештырганда, Ринатның мендәр астында нәни Рәсүлнең кулъяулыкка төрелгән фотосын табуын әйтте.

Шул ук көнне ул Ринаттан туган көненә нинди бүләк теләвен сорады. Күпмедер тынып торганнан соң ире:

«Оныгым белән аралашасы, аның ничек үскәнен күрәсе килә. Бу минем өчен иң зур бүләк булыр иде!» — диде.

Бу сүзләрне әйткәндә Ринатның күзләре яшьләнгән иде.

Фәимә кызыннан әтисен гафу итүне, бабасына оныгы белән күрешергә рөхсәт итүен үтенде. Әмма Халидә уйларга вакыт бирүен сорады.

Халидә улын бабасы белән аралаштырмауның дөрес түгеллеген акылы белән аңлый. Әмма олы кызын бар дип тә белмәгән әтисенә мондый бүләкне ничек ясарга? Бу бит үз йөрәгеңә каршы бару була! Онытырга һәм гафу итәргәме? Үпкә-рәнҗешләрне гафу итеп тә буладыр, әмма алар онытыламы соң? Юктыр… Алар артык күп шул, шушы яшәгән гомерендә Халидәнең күңелендә нахак сүзләр, юкка рәнҗетүләр бик күп җыелды шул…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100