Бала бәрдереп үтергән миллиардер йөрәк өянәгеннән вафат булган
71 яшьлек ир-ат 1 яше дә тулмаган сабый үлемен кичерә алмаган.
Хабаровскида 71 яшьлек миллиардер һәм эшмәкәр юлда сабый баланы бәрдергән булган. Шушы ир-ат 19 июльдә үлгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Балага әле 1 яшь тә тулмаган булган. Юл һәлакәтендә аның баш сөяге сынган. Бәрдергән миллиардер баланы хастаханәгә озаткан. Аны дәвалауны контрольдә тоткан. Тик бала 18 июльдә вафат булган.
Сабый үлеме турында хәбәр ишеткәч, миллиардерга инфаркт булган. Аны хастаханәгә илтеп җиткерә алмаган. Эшмәкәр үзе дә вафат булган.