
Якутиядә йөреп кайтырга дип чыккан 62 яшьлек пенсионер ир-ат адашкан һәм туңып үлгән. Аның мәетен Юнкюр авылы янында тапканнар. Бу хакта 15 октябрьдә Саха Республикасы (Якутия) Коткару хезмәтенең рәсми телеграм-каналы хәбәр итте, дип яза РЕН ТВ.
Олы яшьтәге ир-ат ялгыз яшәгән. Ул 27 сентябрьдә Юнкюр авылыннан Бала авылына таба юл тоткан. Торак пунктлар арасындагы ераклык 110 километр. Пенсионер ир-ат озак кайтмагач, авыл халкы борчыла башлаган.
Алар ир-атны эзләргә чыккан, ләкин таба алмаганнар. Шуннан соң Арылахск авылы башлыгы урынбасарына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Ул 7 октябрьдә коткаручыларга пенсионерның югалуы турында хәбәр иткән. Коткаручылар ир-атның мәетен туган авылыннан 16 километр ераклыкта тапкан.
«Ул Эселях җирлегендәге бер буш өйдә кунган, шунда аның эзләре табылды. Аннары, чыгып, авылга таба киткән, ләкин чокырлы урын аша чыкканда юнәлешен югалткан. Эзләреннән аның буталып йөрүе күренә, күрәсең, паникага бирелгәндер. Ахыр чиктә ул хәлдән таеп яткан һәм шунда йоклап киткән», – дигән төркем җитәкчесе Денис Старостин.