«Бала әтисеннән куркып беркемгә әйтмәгән»: табиблар 11 яшьлек бала күкрәгендә пуля тапкан
Иркутск районындагы табиблар 11 яшьлек пациентны тикшергәндә, аның күкрәгендә пуля тапкан. «Колобок» бакчачылыгыннан килгән малай авыртудан зарланган, шуннан соң аңа рентген ясаганнар. Аңлашылганча, аның күкрәгендә пневматик пистолеттан атылган металл шарчык булган. Ул анда күпме торган – билгесез. Куркуга төшкән табиблар бу хакта полициягә хәбәр иткән, дип яза «Комсомольская правда».
Оперативниклар ачыклаганча, улын 35 яшьлек әтисе яралаган булырга мөмкин. Хокук саклаучылар ул вакытка инде качып йөри башлаган шикләнелүчене тоткарлаган. Аны шул ук Иркутск районында тапканнар.
Баланың әтисен кулга алганнар. Аңа чик кую чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә. «Газаплау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
– Прокуратура гаилә иминлеге, балалар хокукларын яклау, балигъ булмаганнарның караучысыз калуын кисәтү һәм башка федераль законнарның үтәлешенә бәя бирәчәк, – диләр төбәк прокуратурасында.
Шулай ук хокук саклаучылар тикшерү барышын һәм нәтиҗәләрен контрольдә тотачак.