Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бала ак тәнлеме, кара тәнлеме?» Татарча җырлап танылган Оливерның кызы туган

Оливер хатыны Камилә белән кызын бала тудыру йортыннан алып чыкканда төшкән фото куйган.

news_top_970_100
«Бала ак тәнлеме, кара тәнлеме?» Татарча җырлап танылган Оливерның кызы туган
Рамил Гали

Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләп йөргән, татарча җырлап танылган Африка егете Оливер белән хатыны Камиләнең кызлары туган.

Оливер хатыны Камилә белән кызын бала тудыру йортыннан алып чыкканда төшкән фото куйган. «Комментарий юк. Ходаем, рәхмәт сиңа», дип язган ул.

Оливер белән Камиләнең виртуаль дуслары аларны гаиләләре ишәюе белән котлаган. Нәни кызчыкка бәхетле әти-әнинең бәхетле сабые булып үсүен теләгәннәр.

Бер инстачы бик күпләрне кызыксындырган сорауны биргән: «Бала ак тәнлеме, кара тәнлеме?» Әлегә аның җавабына интернетта утыручы гына җавап биргән: «Барысына да бөтенесен күрсәт, сөйлә инде. Сиңа нәрсәгә ул? Иң мөһиме сәламәт бала булсын».

«Алмагачларым», «Эх, сез, матур кызлар» җырлары белән Инстаграмда танылган, Африкадагы Конго иленнән килгән Оливер Мукендиның татар кызына өйләнүе һәм аларның баласы туачагы хакында язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100