Балалар психологы Анна Аныкина әйтүенчә, каникул вакытында дәресләрдән тулысынча баш тарту белемнәр онытылуга китерергә мөмкин. Аның сүзләренчә, июль аеннан башлап атнага ике тапкыр кыска дәрес үткәрү дә җитә. Бу турыда «Радио 1» яза.
Белгеч уку процессын бөтенләй туктатмаска, әмма җәйге ялны да артык дәресләр белән йөкләмәскә киңәш итә.
Июнь аен тулысынча ял итүгә багышлау хәерле – бернинди биремнәр дә кирәкми. Ә менә июль һәм август айларында хәтерне ныгыту өчен әкренләп шөгыльләр кертергә мөмкин. Моның өчен иң нәтиҗәле юлларның берсе – диктантлар язу һәм математикадан мисаллар чишү. Әлеге тәртип җәйге ялга комачауламый, киресенчә, мәктәптә өйрәнелгән материалны онытмаска ярдәм итә.
«Җәй көне дәресләрдән бөтенләй баш тартмаска кирәк. Мәсәлән, июнь тулысынча ял ае булсын. Ә июль белән августны хәтерне яңарту өчен файдаланырга мөмкин. Иң файдалысы – диктантлар язу һәм математика белән шөгыльләнү. Атнага ике тапкыр 10 минутлык диктант һәм атнага ике-өч тапкыр ике бит математика дәресләрен эшләү мәктәп материалын онытмаска ярдәм итәчәк һәм шул ук вакытта җәйге мөһим эшләргә дә комачауламаячак. Июнь ял өчен булсын, ә июль белән августны хәтерне яңарту өчен кулланырга мөмкин», – дип сөйләгән Аныкина.