news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бал салынган банка өстендә күбек җыелу нәрсәне аңлата?

Табигый глюкоза бал өстенә элпә булып җыела.

news_top
Бал салынган банка өстендә күбек җыелу нәрсәне аңлата?
Александр Эшкинин

Бал салынган банканың өстенә күбек җыелганын күпләр күргәндер. Аксыл элпә капланса, бал начар дип уйлаучылар да бардыр. Тик бу билге бал яхшы булуын аңлата. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Бал өстенә табигый глюкоза элпә булып җыела. Шундый бал табып ала алгансыз икән — сез бик бәхетле. Бу — сыйфатлы һәм тере продукт. Аны җылытмаганнар, башка төрле эшкәртүләр аша уздырмаганнар.

Мондый күбек элпәсе үзеннән-үзе барлыкка килә. Бу элпә сәламәтлек өчен бик файдалы. Анда чәчәк серкәсе күп була.

Бал өстендәге күбек тәме белән конфетны хәтерләтергә мөмкин. Ләкин ул конфеттан файдалырак та, тәмлерәк тә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар