Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бал корты булган җирдә бал була: Оренбургның Татар Каргалысы авылына 275 ел тулды

Узган җомгада, 8 августта Оренбург өлкәсендәге Татар Каргалысы авылына 275 ел тулды. Бу җирлектә мондый түгәрәк даталарны зурлап һәм күңелле итеп уздыру кабул ителгән булса да, быел юбилей башкалары кебек тыныч кына сизелмичә генә үтеп китте.

news_top_970_100
Бал корты булган җирдә бал була: Оренбургның Татар Каргалысы авылына 275 ел тулды
Валерий Гуньков

Әлеге авыл турында Марина Васильеваның «Оренбуржье» сайтында чыккан язмасын тәкъдим итәбез.

Массакүләм чаралар коронавирус аркасында тыелды, хәтта өлкә сабан туен да кичектерергә туры килде. Ә быел ул нәкъ менә Татар Каргалысы авылында узарга тиеш иде.

Берни эшләп булмый, бу ел үзенчәлекле, күп кенә гадәти нәрсәләрдән баш тартырга туры килә. Авыл юбилеена, мәсәлән, Санкт-Петербургтан шәрык белгече, фәлсәфә фәннәре докторы, Европа университеты профессоры Әлфрид Бустанов һәм аның студентлары, шулай ук Казан федераль университеты делегациясе килергә тиеш иде, фәнни-практик конференция уздыру да планлаштырылган иде.

Бер караганда, авылда фәнни конференция уздыру кайда күрелгән хәл әле! Әмма авыллар да төрле була. Авылларда халык кимү, яшьләрнең шәһәргә китү тенденциясенә карамастан, Татар Каргалысында яшәүчеләр саны арта гына.

Авыл үзидарәсе рәисе Тәлгать Хәсәнов әйтүенчә, Татар Каргалысында 4360 кеше яши. Әле бу рәсми теркәлгән кешеләр генә, чынында исә 5 меңнән күбрәк кеше яши. Кайберәүләр бары тик шәһәр хастаханәләре хезмәтеннән файдалану өчен генә Оренбург пропискасын саклый. Хәер, авылда да амбулатория (ике терапевт, стоматолог, педиатр эшли) һәм хәтта үзенең ашыгыч ярдәме дә бар, машиналарын да күптән түгел генә яңартканнар.

Авыл башлыгы сүзләрен мәктәп директоры Тәүхидә Низаметдинова та раслый. Татар Каргалысы авылында балаларның аз тууыннан зарланмыйлар.

— Мәктәптә елдан-ел балалар күбәя. Бүген 670 укучы бар. Барысы да бер сменада укысын өчен икенче корпус ачылды. Дүрт еллап элек авылда йөздән күбрәк бала туды, дәүләтнең матди ярдәме сизелә, — дип елмая Тәүхидә ханым, үз биләмәләрен күрсәтеп.

Татар Каргалысы мәктәбе ап-ак лайнер кебек, ерактан ук үзенә тартып тора. Мәктәп ишегалды яшеллеккә күмелгән, сыйныф тәрәзәләре янында гөлчәчәк куаклары утыртылган.

— Хәзер бездә башлангычта дүрт параллель класс укый, — дип дәвам итә сүзен директор. — Мондый хәлнең үзем мәктәп укучысы булган вакытлардан бирле күзәтелгәне булмагандыр, мөгаен.

Татар Каргалысы авылы мәктәбенең барлык укытучылары да кайчандыр шушы ук мәктәпне тәмамлаган. Шуңа күрә, монда туган авылга тугрылык тәрбияләү өчен сүзләр кирәкми, балалар һәр көн диярлек чын үрнәкләрне күреп тора.

Өлкә үзәгенә якын булу да үз эшен эшли торгандыр. Әмма өлкәннәр әйтүенчә, Татар Каргалысының үзенә җәлеп итү көче бу гына түгел.

Бу иманлы, догалы җирләр. XVIII гасырда авыл мөселманнарның дини мәгариф үзәге булып саналган, кадрларны берничә мәдрәсәдә әзерләгәннәр, кайбер җирле ахуннар тора-бара илнең баш мөфтие дә булган.

Бүген Татар Каргалысында яшәүчеләр монда дини белем бирүнең яңадан торгызылуына шат. Мәдрәсә бинасы тулысынча әзер инде. Тирә-ягында газон чәчелгән, чәчәкләр, чыршы агачлары утыртылган парк та булдырганнар. Авыл халкы шаяртып, бу урынны «оҗмах почмагы» дип атый.

1749 елда ук төзелгән, иң борынгы Куш Манара мәчетендә дә реконструкция эшләре бара.  

Узган гасыр башында Сәгыйть бистәсендә (элек Татар Каргалысын шулай дип атаганнар) 11 мәчет булган. Хәзер өчәү — Каргалы, Сакмар һәм Дунай якларында бар. Беренче икесе аңлашыла, авыл янындагы елгалар исеме белән аталган. Ә өченчесе ни өчен Дунай соң?

— XIX гасырда безнең яктагы күп кешеләрне Дунай ярларында барган Рус-төрек сугышына җибәргәннәр, — дип елмая Равил Хәялин.

Хәялиннәр — Сәгыйть бистәсендә хөрмәтле нәсел. Аларның шәҗәрәсе авылга нигез салган Сәгыйть Хәялингә барып тоташа. Ул бу төбәкләргә беренче булып килеп урнашкан 173 Казан сәүдәгәрләре гаиләсенә баш булган.

Җиле халык сүзләренчә, авыл зурайган һәм хәзер инде Иске һәм Яңа Каргылага бүленә, шулай да күпләр барыбер бер-берсен белә, күпчелек кеше бер-берсенә туган. Хәтта кан туган булмасалар да, авыл халкы бәлагә тарыган һәркемгә ярдәм итә.

Монда яшәүче укытучы, күп балалы әни кешенең өе янгач, аңа ике ай эчендә яңа йорт төзиләр, кибеттән үзенә ошаган обой һәм кафель сайлап алырга мөмкинлек тә бирәләр.

— Татар Каргалысында һәркем иң яхшы сөт ризыкларының, иң тәмле пирог, бәлеш, өй токмачының яки чәкчәкнең кемдә икәнен белә, — дип сөйли авыл эшмәкәре Рәфкать Садыйков. — Ярышу мәҗбүри түгел, болай гына сатып алырга була. Ә илдәге иң яхшы ат казылыгы — монда, бу безнең бренд!

Авылда атчылык, сарык үрчетү белән шөгыльләнәләр, мөгезле эре терлек асрыйлар. Бөтен кешедә диярлек тавыклар бар, сезонында үрдәк-казлар, күркәләр дә үстерәләр. Әгәр авылда берәрсенең тавык суеп йолкырга вакыты юк икән, кулай бәягә генә бу эшне эшләргә әзер кешеләр дә табыла.

Монда эшсез утырырга күнекмәгәннәр. Каргалыда 5 фермер хуҗалыгы эшли, әмма нигездә авыл халкы эшләргә Оренбургка бара, арасы 18 чакрым гына бит.

Татар Каргалысында 60тан артык урам бар, күбесенә асфальт түшәлгән. Үзәктә Совет, Комсомол, Ленин, Габдулла Тукай, Муса Җәлил урамнары. Яшьләр авыл буйлап җәяү яки велосипедта йөри. Ә өлкәнрәкләр шәхси автомобильдә, җәяү хәрәкәт итә. Шулай ук таксида да йөрергә була, 50-60 сумга авылның теләсә кайсы почмагына барып җитәргә мөмкин. Ярты сәгать саен Оренбургка җәмәгать транспорты йөреп тора.

Авылның атамасыннан ук аңлашыла инде, мондагы күпчелек (95 проценттан күбрәк) халык — татарлар. Мәктәптә туган тел дәресе атнасына өч сәгать керә. Елына бер мәртәбә һәр класста (ә мәктәптә алар 31) туган телдә җыр өйрәнәләр һәм аны ел да үткәрелә торган фестивальдә башкаралар. Милли киемнәр дә һәр йортта бар.  

Авыл мәдәният йортына да биш ел элек капиталь ремонт ясаганнар, 50 елдан артык үзешчән татар драма театры эшләп килә. Андагы иң өлкән актриса Мөнирә Гафаровага 80 яшь. Кем өчендер һәвәскәрләр театры яхшы башлангыч булып тора, мәсәлән, 12 яшеннән бирле монда уйнаган Рөстәм Әхмәтов хәзер Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театры актеры.

— Узган ел безнең театрга халык исеме бирелде! — дип горурлана авыл мәдәният йорты директоры Наилә Әхмәтова.

Наилә Марсельевна авылның иҗади кешеләре турында бик илһамланып сөйли. Халык җырларын башкара торган «Кайнар йөрәкләр» вокал ансамбле, нәниләр өчен татар телендә әкиятләр күрсәтә торган курчак театры, 2015 елда ачылган музыка мәктәбе укучылары турында әйтте ул.

Мәдәният йорты каршындагы мәйданда Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл куелган, пушка һәм Су-17 самолеты урнаштырылган.

Шулай ук федераль әһәмияткә ия «Сәүдә рәтләре» һәйкәле дә авылның истәлекле урыны булып санала. Ул Сәгыйть бистәсенең Россия империясе һәм Урта Азия илләре арасында транзит сәүдә үзәге булуын искәртеп тора.

Татар Каргалысында яшәүчеләр нәрсә турында хыяллана соң? Беренче планда хәзер спорт инфраструктурасы тора. Халык стадион төзелешен көтә — Дунай ягындагы «Әппәли» паркының касәсыман ландшафты арена һәм трибуналар өчен махсус төзелгән сыман.

Яшьләр дә, өлкәннәр дә шөгыльләнә алырлык тулы бер спорт комплексы да кирәк. Әлегә бердәнбер спорт залы — мәктәптә, ә анда хәтта укучыларга да тыгын. Каргалы халкы арасында популяр спорт төрләре — футбол, хоккей, ирекле һәм милли көрәш.

Якын киләчәктә тарих һәм төбәкне өйрәнү музее ачарга планлаштыралар. Экспонатларның бер өлеше әлегә мәктәп музеенда, аны Мөнирә Ядкәрова саклый. Әгәр укучыга Татар Каргалысы авылының гадәти кешесен тәкъдим итәргә кирәк булса, бу Мөнирә ханым була алыр иде: кунакчыл, гаилә җанлы, ярдәмчел, эшлекле, туган авылын үстерүгә үз өлешен кертә, милли гореф-гадәтләрне хөрмәт итә ул. Әле тагын бик зирәк һәм ягымлы да.

Татарлар арасында җор телле, нәкъ үзәгенә туры килә торган тапкыр сүз осталары еш очрый. Мәктәп директоры Тәүхидә Низаметдинова хәтта аерым бер дәфтәр дә ачкан, анда ул авылдашларының тапкыр сүзләрен, гыйбарәләрен һәм татарча әйтемнәрне теркәп бара. Мәсәлән, еламаган балага имезлек каптырмыйлар, үз оясында һәр эт батыр…

Хәтта шушы авылда яшәгән кешеләрне генә елмаерга мәҗбүр иткән, асылы аларга гына билгеле булганнары да бар. Мәсәлән, хатын кирәкле запчасть икән, дигән сүз бар аларда.

Директор блокнотында урын алырга лаеклы бер гыйбарәне без дә ишеттек.

— Акчагыз булса, килегез! — дип озатып калды безне авыл халкы.  

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100