Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бал кортлары үлеп беткән умартачы үкереп елый - видео

Чуваш агаеның үкереп елый-елый басуларны агулаучы җитәкчеләрне тәнкыйтьләгән видеосы мессенджерларда таралды.

news_top_970_100
Бал кортлары үлеп беткән умартачы үкереп елый - видео
видеодан скриншот

Бер чуваш умартачысының кортлары үлгәнгә өзгәләнеп, сабый бала кебек үкереп елаганын видеога төшергәннәр. 2019 елгы видео булса да, ул мессенджерларда хәзер генә таралды. 

Чувашиянең Канаш районы Маяк авылы умартачысы, кырларны агулар алдыннан кортларын ояларына бикләп куя, ләкин температура күләгәдә дә 25 градуска җитә. Бер оя кортларның яртысы һавага таралган агулы матдәләрдән, икенче өлеше пешеп һәлак була. Бу хәлләрне умартачы бик авыр кичерә. Эсседә кырларны эшкәртергә рөхсәт биргән җитәкчеләргә рәнҗи. 

«Бүген һава температурасы күләгәдә 25 градусны күрсәтә. Күрше кырлардагы распны ниндидер матдәләр белән агуладылар. Менә, карагыз, ватаныбыз нәрсә эшли! Кортларымның бөтенесе үлеп беткән. Район җитәкчелеге, карагыз, сез нәрсә эшләдегез. Бары тик сез генә гаепле. Иң көчле оям үлде. Сөенегез! Күпме түзәргә була. Чувашия министрлыгын да, район җитәкчелеген дә „агуламагыз“ дип кисәттек, ничә көннәр ялварып сорадык бит», — ди умартачы үксеп елап. 

Кырларны агулы химикатлар белән эшкәртү аркасында умарталыкларда бал кортларының үлүе ел саен күзәтелә торган проблема. Умартачылар зар елый, чәчүлекләр язмышына да кул селтәп булмый. Алтын урталыкны табуы гына авыр. 

  • Быел да бал кортлары үлә: умарталыкларны агудан саклар өчен нишләргә?
  • «Умартачы хисабына экономия»: Балык Бистәсендә басуга сибелгән агудан кортлар үлә
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100