Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бал кортлары кыш көне нишли?

Бал кортлары үзләренә кирәгеннән күпкә артыграк азык җыя.

news_top_970_100
Бал кортлары кыш көне нишли?

Бал кортлары беркайчан да йокламый. Кыш көнне дә, җәй көнне дә алар уяу. Бал ташый торган бал кортларының үзенчәлеге: алар кышкы йокыга (анабиозга) талмый. Башка бөҗәкләр — чебеннәр, шөпшәләр һәм башкалар кебек, бал кортлары йоклап ятмый. Бу турыда умартачылар сайтында язылган.

Бөҗәкләрнең күбесенең организмында 20 процент чамасы туклыклы матдәләр туплана. Шуның хисабына алар кышны йоклап уздыра.

Бал корты организмында мондый туплау үзлеге юк. Кышка кергәндә бал кортының гәүдәсендә майлар 1,2–2,3 процент кына була. Бу үзлек хисабына бал кортлары үзләренә кирәк кадәр генә түгел, күпкә артык азык җыя һәм шуны саклый. Нәкъ менә шул азыкны ашап торып, алар ризык аз булган, салкын озак дәвам иткән вакытта, яңгырлы көннәрдә исән кала.

Кыш көнне җылылыкны саклау өчен бал кортлары йомгак булып җыелыша. Кышны чагыштырмача актив халәттә, бал ашап уздыралар. Әлбәттә, бу вакытта аларның тормыш ритмы акрыная. Физиологик процесслар чагыштырмача сүлпән бара. Шул хисапка алар азыкны сакчыл куллана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100