Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бал кортлары бер-берсен чагамы?

news_top_970_100
Бал кортлары бер-берсен чагамы?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Бал кортының угы умартаны да, бөҗәкнең үзен дә саклау чарасы икәнен күпләр беләдер. Ә менә алар бер-берсен чагамы? Бу сорауга җавап «Фактлар» сайтында чыкты.

Гадәттә, бал кортлары һәм күмәкләп яши торган башка бөҗәкләр колонияләр төзи, һәм аларда хезмәт бүленеше була. Умарта гаиләсендә дә һәр индивидның үз роле һәм функциясе бар.

Кагыйдә буларак, умартаның иминлеген һәм колониянең исән калуын тәэмин итү өчен, бал кортлары килешеп эшли. Ләкин алар үзара агрессия белдерә торган очраклар да була.

Галимнәр күп тапкыр теркәгәнчә, бал яки чәчәкле басу өчен колонияләр арасында яки колония эчендә көрәш очраклары була. Чит колония кортлары аларның балын урласа, бал кортлары дошманнарын чага. Умартага чит кортлар керергә маташса да, аларны хуҗалар чага. Тышкы яктан бераз гына охшамаган булса да, бал кортлары бер-берсен чага.

Моннан тыш, эшче кортлар белән ана корт арасында да сугыш булырга мөмкин. Аеруча ана корт инде үрчү сәләтен югалткан булса, яки аны башка ана кортка алмаштыралар. Бал корты анасы да көндәшләрен бик кырыс чагып үтерә. Колониядә бер генә патшабикә булырга тиеш бит! Яңасы тугач, гамәлдәге ана корт аны еш кына үтерә.

Шулай да, гомумән алганда, колониядәге бал кортлары уртак эш белән мәшгуль. Бер-берсенә карата агрессия сирәк була һәм конкрет очрак яки стресс белән бәйле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100