news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бал һәм атланмайда кыздырылган шалкан рецепты

news_top
Бал һәм атланмайда кыздырылган шалкан рецепты
Фото: © Гөлүзә Василова

Шалкан – үзенчәлекле тәмдәге яшелчә. Хуҗабикәләр шалкан уңышына карап аптырап та кала. Бу яшелчәдән нәрсә ясарга була соң?

Иң гадие: бәрәңгегә (50/50) кушып пешерергә һәм боламык ясарга. Шулай ук, томалап яшелчәләр пешергәндә, шалкан да кушарга мөмкин.

Шалканны бал һәм сыер мае белән кыздыру рецептын тәкъдим итәм.

Моның өчен: 700 грамм шалкан, 2 аш кашыгы сыер мае, 3 аш кашыгы бал, тоз, борыч, 1 стакан су һәм 1 аш кашыгы лимон согы кирәк була.

Шалканны эре шакмаклап турарга, табага салырга, су, бал һәм май өстәргә. Кайнап чыккач, табаның өстен каплап 10 минут пешерергә. Аннары капкачын ачарга, утны көчәйтергә, суы парга әверелгәнче һәм шалкан алтынсу төскә кергәнче тотарга. Тәмләткечләр сибәргә һәм лимон согы салып болгатырга.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар