Җәйнең иң тәмле һәм умартачылар өчен иң кызган чоры. Һавага башларны әйләндерерлек бал исе таралган. Тик быел умартачылар балның аз булуын әйтә. Аз булгач, бәяләре дә кыйммәтрәк булачак, димәк. «Ватаным Татарстан» шул хакта хәбәр итә.
Бал бәяләре (3 литрлы банка):
Юкә балы – 1800–2000 сум
Карабодай балы – 1600–1800 сум
Чәчәк балы – 1500 сум
Рапс балы – 1000–1300 сум
Ничек алданмаска?
Беренчедән, балны белгән, таныш умартачылардан алырга тырышыгыз.
Сыналган кешедән алсагыз, оттырмассыз.
Өлгергән бал куе, иртәрәк суыртылганы сыек була.
Тәмле бал, кабып карагач, тамакка утыра һәм әчкелтем тәм калдыра.
Калак белән алып, сузып караганда, чын бал өзелми. Сузылучан була. Калакта беткәч, өзелә, әлбәттә, тик анда да яхшы бал өзелгән урыннан өскә менеп китәргә тиеш.
Кашыктан кире төшергәндә, сыгылмаланып, тартылып ала.
Бал төсенә дә аптырарга кирәкми. Карабодайныкы – кара, юкә һәм донникныкы ачык төстә була. Ләкин чын юкә балы гына булмаска да мөмкин. Юкә белән чәчәк балы да кушыла ала.
Балны кабап караганда, тәменә генә алдана күрмәгез. Халык телендә «кытай балы» дип йөртелгән ризыкка төрле тәмләткечләр кушыла.
Балның файдасы
Һәрбер балның үз дәвалау сихәте, тәме бар һәм кеше организмына үзенчә файдалы. Көнбагыш балында шикәр аз. Карабодай балында тимер күп. Шуңа күрә аны йөрәк һәм шикәр авырулары булган кешеләргә тәкъдим итәләр. Аллергиядән интегүчеләр өчен фацелия балы шифа бирә. Чәчәк балы иммунитетны күтәрә. Юкә балы салкын тигәндә булыша, сулыш юллары системасына файдасы зур. Җылы суга салып эчкәч тынычландыра.
- Тәмле бал нинди була – умартачы киңәшләре
-
Быел умартачылар бәяләрне күпмегә һәм ни сәбәпле арттырган?