Бакуга җырлы-моңлы сәяхәт: «Азәрбайҗанда үзеңнең татар булуыңны әйтү – зур горурлык»
Казан федераль университетының Татар халык хоры белән ел саен кая да булса гастрольгә бару күңелле традициягә әйләнде. Быел без Азәрбайҗан татарлары белән концерт куйдык, Бакуның иң матур урыннарында булдык, милли ризыклардан авыз иттек һәм рәхәтләнеп күңел ачтык. Каршы алыгыз, татарлар Бакуда!
«57 ел буе аның йөрәге: «Милләтемез!», «Татар хоры яшәсен!», «Милли сәнгатебез үлмәсен!» – дип тибә»
Онытылмаслык сәяхәт булды ул. Әйе-әйе, без җырлап, концерт куеп кына калмыйбыз – һәр гастролебез күңелле маҗараларга бай сәфәр була. Финляндия, Санкт-Петербург, Бурятия, Төньяк Осетия, Самара... Татарстан районнарын әйтеп тә тормыйм. Аллаһка шөкер, Татар халык хоры концертларының географиясе елдан-ел киңәя, ә тамашачылары артканнан-арта тора!
Советлар Союзы заманында коллективка университет һәрдаим матди яктан ярдәм итеп торса, хәзер исә бу мөмкинлекне ул күтәрә алмый. Шунлыктан, милләтпәрвәр, татар дөньясын җаны-тәне белән сөйгән, Татар халык хорын мөмкин кадәр күп җиргә таныту, аны популярлаштыру өчен җанаткан хорчыбыз Булат Җәүһәров бу миссияне үз кулына алды. Һәм без аңа һәр сәяхәт-гастроль саен рәхмәт әйтәбез. Рәхмәт сүзләрен күпме генә әйтсәк тә, аз булыр кебек, чөнки Булат кебек шәхесләр бу дөньяда бик сирәк очрый. Ә инде сәфәрләребезне оештырырга ярдәм иткән «Татар ядкәрләре» оешмасы җитәкчесе, Татарстанның баш фольклорчысы, доцент Фәнзилә Җәүһәрова милләтебез хәзинәләрен бөртекләп торгыза, халыкка җиткерә, өйрәнә һәм һаман да эзләнә-эзләнә... Үзе дә 1980 елларда Татар халык хорында җырлаган Фәнзилә апабыз безне яңа идеяләре, фикерләре белән канатландыра, иҗат итәргә этәрә.
Әле шушы хорны җитәкләгән кеше Ирнис абыебыз турында әйтергә онытып торам. Ул 57 ел буена хорны бер йодрык итеп тотып тора, студентларны профессиональ җырчылардан бер дә ким булмаслык итеп җырларга өйрәтә, төрле телләрдәге дөньякүләм классик әсәрләрне эшкәртеп сәхнәгә чыгара... Менә инде 57 ел буе Ирнис Рәхимуллин шушы хезмәтенә тугры, 57 ел буе аның йөрәге: «Милләтемез!», «Татар хоры яшәсен!», «Милли сәнгатебез үлмәсен!» – дип тибә. Һич кенә дә картаймас, күңеле белән һаман яшь Ирнис абый бүген дә студентлар белән актив эш алып бара, алар белән репетицияләр үткәрә, ачылып бетмәгән тавышларны ачтырта... Ә без, инде кайчандыр студент булган яшьләр, һаман хордан аерыла алмыйбыз. Соңгы елларда төрле илләргә барып, дөнья сәхнәләрендә Тукай телендә чыгыш ясагач, бер дә аерыласы килми шул. Чөнки Татар халык хоры ул – бер зур гаилә, бер функцияне үтәгән организм кебек. Төрлебез төрле өлкәләрдә укысак, эшләсәк тә, безне татар моңы, татар аһәңе берләштерә.
Ә Бакуга баруыбыз – бергәләп тупланыр, җыелышыр өчен янә бер форсат булды. Бакуга узган ел төссез салкын декабрь көннәрендә бер барып, сокланып, гашыйк булып кайткан идем инде... Яз аендагы Баку исә хуш исле аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән, шактый яшелләнгән һәм кояшлы, җылы җиле белән күңелне назлап, иркәләп торды. Бу вакытта һәр куак чәчәктә, шәһәрнең һәр паркы яңа гына шытып чыккан ачы яшел төс белән бизәлгән... Кояш дигәч тә, кояш чыкты исә – кәеф тә күтәрелде дигән сүз! Шәһәргә янәдән бер гашыйк булу өчен кояш, чәчәкләр, Хәзәр (Каспий) диңгезеннән искән саф җил җитә калды. Ә инде азәрбайҗаннарның кунакчыл булулары, милли ризыклары белән сыйлаулары, шәһәрне чип-чиста итеп тотулары (һәм аны күз алдында юып торулары!), заманча биналарны борынгылык белән яраклаштыра белүләре илгә карата зур хөрмәт уятты…
«Кайсы милләт вәкиле булуыңа карамастан, Азәрбайҗанда син ирекле»
Татар халык хорының «Җыр керсен күңелгә» дип исемләнгән концертын Мугам үзәгендә оештырырга Азәрбайҗанның «Яшьлек» татар яшьләре үзәге җитәкчесе Дияз Әхмәтҗанов һәм «Яшьлек» ансамбле җитәкчесе Әлфия Әхмәтҗанова ярдәм итте. Алар белән якыннан танышыйк.
Дияз та, Әлфия дә Бакуда туып үскәннәр. Мәсәлән, Дияз абыйның әби-бабалары, туганнары – Ульяновск өлкәсеннән. Булачак хатыны Әлфия белән «Яшьлек» үзәгендә танышып, гаилә корганнар. Бүгенге көндә 4 бала тәрбияләп үстерәләр.
– Дәү әтием Мөхәммәтша Әхмәтҗанов акча эшләргә дип Бакуга килгән һәм биредә төпләнеп калган, – дип сөйли башлады Дияз абый. – Әтием Максуд, әнием Әдилә дә биредә туган. Гаиләбез бик зур. Мурат һәм Эмин исемле абыем һәм энем бар. Аллаһка шөкер, татар гаиләсендә үстем. Бик яхшы яшибез. Рус секторындагы мәктәптә укыдым. Азәрбайҗан дәүләт архитектура-төзелеш университетын кызыл дипломга тәмамладым.
«Яшьлек» татар яшьләре үзәге 1997 елдан бирле эшли. Мин – үзәкнең өченче рәисе. Инде 20 ел әлеге оешма белән җитәкчелек итәм. Сүз уңаеннан, булачак хатыным белән монда таныштык. Тора-бара ул минем урынбасарым булды. Узган ел ул Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды. Мине «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән бүләкләделәр. Бу Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның безнең эшчәнлекне дәрәҗәле төстә бәяләве иде. Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт: безне яраталар, теләктәшлек белдереп торалар. Без инде 17 ел дәвамында Бакуда Сабантуйлар оештырабыз. Узган ел иң зур Сабантуй булгандыр, анда Рөстәм Нургалиевич та катнашты. Сабантуйда 7,5 меңләп кеше булды. Безнең өчен бу – бик тә әһәмиятле. Җирле халык безне ярата, хөрмәт итә.
– Дәүләт дәрәҗәсендә татар халкының милли бәйрәмен үткәрергә рөхсәт бирәләр, димәк. Бу күп нәрсә турында сөйли.
– Азәрбайҗан – мультикультур һәм толерант дәүләт. Монда бик күп конфессия, бик күп милләтләр яши. Барлык кешегә дә монда яшәп карарга киңәш итәр идем. Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиевка шартлар тудырганы өчен рәхмәт! Кайсы милләт вәкиле булуыңа карамастан, Азәрбайҗанда син ирекле.
«Ирек Хәйдәрович – бик яхшы кеше: «Яшьлек» татар яшьләре үзәге – «Русский дом»да
«Яшьлек» татар яшьләре үзәге узган гасыр ахырыннан бирле эшләп килсә дә, яшьләрнең аерым җыелыр өчен биналары юк. Шулай булуга карамастан, алар Бакуның «Русский дом» бинасында даими кичәләр үткәрә, шунда ук репетицияләр ясыйлар икән. Сүз уңаеннан, Татар халык хорының репетициясе дә шунда үтте. Ул шәһәрнең үзәгендә – Узеир Гаджибейли урамында урнашкан.
– Кызганыч, үзебезнең аерым бинабыз юк. Азәрбайҗан Республикасында «Россотрудничество» вәкиллеген – Бакуда Россия мәгълүмат-мәдәни үзәген тумышы белән Казаннан татар егете, Россия Дәүләт Думасында ике чакырылыш депутат булган Ирек Зиннуров җитәкли. Без репетицияләрне, төрле әдәби-музыкаль, мәдәни кичәләрне «Русский дом»да үткәрәбез. Ирек Хәйдәрович татар булганга «Русский дом»да татарлар урнашкан икән, димәгез, ул, гомумән, бик яхшы кеше. Нинди генә хәл була калса да, без аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез икән, ул кире какмый. Һәрчак булыша, ярдәм кулын суза. «Русский дом»да бик якты, яхшы җиһазлар, чыгыш ясар өчен әйбәт шартлар тудырылган. Яшьләргә нәкъ шул кирәк тә! Безнең яшьләр монда һәм безнең өйдә җыела.
«Милләт ул – тел, Аллаһ йорты һәм зират» – Бакуда татар эзләре
Дияз белән Әлфия Әхмәтҗановларның татарча да, азәрбайҗанча да, шул ук вакытта русча да иркен сөйләшүләре бары тик соклану хисләре генә уятты. Тарихи ватан җирлегеннән читтә яшәп тә, туган телләрен онытмыйча, милли гореф-гадәтләрен сеңдереп, горурланып: «Мин – татар кешесе», – дип, үзаңлы булып үскән буын алар.
– Әби-бабайлар өйдә татарча сөйли иделәр. Шуңа күрә дә татарча сөйләштек. Хәзер исә балаларыбызга милли гореф-гадәтләрне тапшырырга тырышабыз. Алар да туган телләрен белергә, өйрәнергә тиеш. Бу – әби-бабаларыбызның әманәте.
Нәрсә соң ул милләт? Милләт ул – тел, Аллаһ йорты һәм зират. Әгәр милләтнең шушы өч әйбере бар икән, синең милләтең бар, дигән сүз. Аллаһка шөкер, Бакуда татар зираты бар. Аңа безнең бабаларыбыз нигез салган. Ул – бар яктан үрнәк булган зират, без аның белән горурланабыз. Яшьләр белән анда өмәләр үткәрәбез. Зиратны әтием карап тора. Узган ел зиратта Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев та булды, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе дә сюжет эшләгән иде. Мәдәниятебезне һәрдаим күрсәтеп торабыз.
– Татар зираты бар икән, димәк, Азәрбайҗанда татарлар яшәгән, дигән сүз.
– ХХ гасырда, 1918 елгы октябрь революциясеннән соң, Азәрбайҗанда татарлар яшәгәнлеге билгеле. Яхшы тормыш эзләп, Азәрбайҗан ягына барып урнашканнар. Бөек Ватан сугышы вакытында да Азәрбайҗанда яшәгән халык ачтан үлмәгән. Монда Хәзәр (Каспий) диңгезе бар, халык балык тоткан, шул сәбәпле, исән калганнар. Дәү әтием – фронтовик, тылда булган. Барысы да фашизм белән көрәшкән.
– Калган туганнарыгыз кайда?
– Татарстанда, Мәскәүдә, Питерда да бар. Аралашып торабыз, күрешәбез. Бер-беребезне бәйрәмнәр белән котлашабыз. Алар – безгә, без аларга кунакка йөрешәбез. Бөтендөнья татар конгрессына, Татарстан мәдәният министрлыгына рәхмәт – безне төрле җирләргә еш чакырып торалар. Барган уңайдан, туганнар белән күрешү форсаты да туа. Еш кына концерт программалары белән чыгыш ясыйбыз. Күптән түгел генә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чакыруы белән Татарстанда булдык. Горький исемендәге Үзәк күңел ачу һәм ял паркында, Болгар шәһәрендә концерт куйдык.
– Хәзерге вакытта татарлар Азәрбайҗанда күпме?
– Соңгы тапкыр халык санын алу вакытында, Азәрбайҗанда 24-25 мең татар яши, дигән саннар әйтелгән иде. Безнең «Яшьлек» ансамбленә йөрүче балаларның күбесе – татар, аларның әби-бабалары күченеп килгән булган. Соңгы елларда татарлар арасыннан Азәрбайҗанга күченеп килүчеләр юк дип беләм.
«Татарча мохитне үзебез тудырабыз»
Дияз һәм Әлфия Әхмәтҗановларның яшьләр белән актив эш алып барулары, яшьләрне җәлеп итеп торуларына таң калдык. Ничек итеп яшьләрне туплый алганнар да, ничек итеп милли мәдәниятне аларга сеңдерә алганнар? Бу турыда да Дияз һәм Әлфия Әхмәтҗановлардан сораштык.
– Сүз дә юк, бу эш җиңел түгел. Әмма без яшьләрне төрле ысуллар белән үзебезгә тартырга тырышабыз. Мәсәлән, төрле чараларда катнашабыз. Ансамбль коллективы бик зур, узган ел, мәсәлән, Рөстәм Миңнехановны безнең коллектив яшьләре каршы алган иде. Иллегә якын кеше Рәис алдында татар һәм азәрбайҗан бию номерлары күрсәтте. Татарстан Хөкүмәте дә, Азәрбайҗан Хөкүмәте дә бик тәэсирләнде.
– Хәзерге глобализация шартларында, бигрәк тә төрле милләт халыклары арасында яшәгәндә туган телне саклап калу җиңел түгел. Татар яшьләре татарча беләме?
– «Яшьлек» үзәгендәге эшчәнлектән тыш, өйдә гаиләдә татарча сөйләшергә тырышабыз. Татарстанның Азәрбайҗандагы даими вәкиллеге бар, анда Каюм Насыйри исемендәге татар якшәмбе мәктәбе ачылды. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллинга рәхмәт, халык шул мәктәпкә дә актив йөри. «ТНВ» каналын да карыйбыз. Татарча мохитне үзебез тудырабыз.
– Татарстаннан читтә яшәгәч, проблемалар да юк түгелдер...
– «Яшьлек» ансамблендә биюче татар яшьләренә татар костюмнары җитеп бетмәгән иде. Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать иттек, алар безне ишетте, мең рәхмәт! Татар костюмнарын җибәрделәр. Татар әдәбиятын даими җибәреп торалар. Сүз уңаеннан, Габдулла Тукай, Муса Җәлилгә багышланган иҗади кичәләр дә үткәрәбез. Узган ел, мәсәлән, Муса Җәлилгә багышланган кичәне 4 телдә үткәргән идек (татарча, русча, азәрбайҗанча һәм инглизчә). Татар шагыйрьләрен Азәрбайҗанда да популярлаштырырга тырышабыз. Аларны монда да беләләр, яраталар. Азәрбайҗан Фәннәр академиясе күптән түгел Габдулла Тукайның азәрбайҗан телендә китабын чыгарды.
«Азәрбайҗанда үзеңнең татар булуыңны әйтү – зур горурлык»
– Азәрбайҗанда татар булып калу авырмы?
– 1990 елларда төрле милләт вәкилләренә төрлечә караш бар иде. Әмма хакимияткә Гейдар Алиевич Алиев килгәч, яхшы якка үзгәрешләр булды: ул халыкны бер йодрыкка берләштерә алды. Син нинди генә милләт вәкиле булсаң да, тигез хокукларың булган Азәрбайҗан гражданины булып каласың. Минемчә, бу – иң мөһиме.
Азәрбайҗанда үзеңнең татар булуыңны әйтү – минем өчен зур горурлык. Аеруча хәзерге вакытта миннән : «Ә сез кайсы милләт кешесе?» – дип сораганда, горурланып: «Мин – татар», – дип җавап бирәм. Һәм барысы да соклана. Чөнки барлык татарлар азәрбайҗан телен белә. Азәрбайҗан кешеләре минем татар икәнлегемне кайчак аермый да.
«Татарстан һәм Азәрбайҗан арасында дустанә мөнәсәбәтләр бүгенге көндә дә дәвам итә»
– Татарстан һәм Азәрбайҗан арасында хәзерге вакытта мөнәсәбәтләр нинди?
– Татарстан һәм Азәрбайҗанның Хөкүмәтара комиссия утырышлары ел саен булып тора. Безнең өчен бу да – әһәмиятле вакыйга. Моңа, шулай ук, Гейдар Алиев һәм Минтимер Шәймиев нигез салып калдырган иде. Татарстан һәм Азәрбайҗан арасында якын, дустанә мөнәсәбәтләр бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Татарстан даими вәкиллеген, оешмаларын Азәрбайҗанда ачты: күптән түгел «КамАЗ»ның сервис үзәге, «КамАЗ» җитештерү буенча цех ачылды, киләчәктә «КамАЗ» биредә электробуслар да чыгарырга җыена. Шуңа күрә мөнәсәбәтләр – Татарстан белән Азәрбайҗанның мөнәсәбәтләре бик җылы.
– Дияз, Бакуның Совет чорындагы күренешләрен Мөслим Магомаевның клипларыннан күргәнем бар. Хәзер исә Баку бөтенләй үзгәргән, янып-балкып тора торган заманча биналар төзелгән. Бу – туристларны җәлеп итәр өчен дә эшләнәме?
– Дөресен әйтим, Азәрбайҗан соңгы арада бик күп үзгәрешләр кичерә: мәсәлән, Бакуда бик күп төзелешләр бара. Моның үзенчәлеге – борынгылыкны һәм «ноу-хау»ны яраштыруда. Һәм, сер түгел, төзүчеләрнең бу бик тә уңышлы килеп чыга. Быел шәһәрнең генпланын күрдек, Баку тагын да матуррак, яктырак булачак. Киләсе елда кунакка Бакуга килсәгез, шәһәргә сокланып карап туя алмаячаксыз. Әлбәттә, бу – туризмны үстерер өчен дә эшләнә, шул исәптән, җирле халык өчен дә. Килгән кунакларга Бакуның гүзәллеген күрсәткәч, горурлык хисләре туа. Баку гына түгел, оккупациядә булган илнең бик күп районнары төзекләндерелә. Бу ел, миңа калса, Азәрбайҗан өчен иң уңышлы елларның берсе.
«Тамашачыларның аягүрә алкышлауларын күргәч, күздән яшьләр чыкты»
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, КФУ доценты, Татарстанның баш фольклорчысы Фәнзилә Җәүһәрова фикеренчә, Татар халык хорының Азәрбайҗандагы концерты – татар, азәрбайҗан һәм рус халкы арасында мәдәни һәм дустанә элемтәләрне ныгытуга уңай үрнәк булып тора.
– Нинди генә концертны оештыра калсаң да, ярдәмчеләрсез булмый. Бигрәк тә, чит илгә коллективны алып бара калсаң, ышанычлы кешеләрең булырга тиеш. Татар халык хоры концертларын оештырган вакытта, беренче чиратта ныклы терәк – танышларым. Татарлар яшәгән, безнең өчен кызыклы булган һәм безне кабул итәргә әзер булган җирләргә барабыз. Узган ел Төньяк Осетиядән кайткан вакытта эчемнән генә: «Ә киләсе елда кая барырбыз икән?» – дигән сорау туды. Оешып бетә алсак, Баку булыр, мөгаен, дип уйладым. Чөнки Бакуда – Дияз һәм Әлфия Әхмәтҗановлар бар. Узган ел алар, Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча, Казанда коллективлары белән чыгыш ясады. Алар белән шул вакытта дуслашып калдык. Алар – керемнәрен дә татар дөньясына сарыф итеп яши торган милли җанлы гаилә.
Шөкер, хорның составы кечкенә түгел: гадәттә, 27-29 кешегә җыелабыз. Безнең белән җыр-моң сөюче дусларыбыз да бара. Шулай итеп, Бакудагы концертыбыз бик матур үтте. Хәзер дә концертны тыңлыйм. Татарлар хор белән күп тавышка бүленеп җырларга гадәтләнмәгән. Шул ук вакытта Татар халык хорын тыңлыйсың да, андагы тыйнаклык, нәфислек, сүз белән музыканың бәйләнешен тоеп җырлау шулкадәр җәлеп итә. Мугам үзәгендәге залда тамашачыларның аягүрә алкышлауларын күргәч, күздән яшьләр чыкты. Ярый әле җырлый торган яшьләребез бар, ярый әле Ирнис абый һәм Венера апа исән-сау, ярый әле Дияз белән Әлфиягә мөрәҗәгать иткәнмен, дип уйлап утырдым.
Татар халык хорында һәркем шәхес. Алар үз юлларын, кыйблаларын тапканнар. Хор аркылы дөньяны танып белү, кыйбланы киңәйтү – бик теләп башкара торган гамәлләребезнең берсе.
«Яшьлек» ансамбле кызлары-егетләре дә, бер карасаң, азәрбайҗанча бии, икенче карыйсың, үзара русча сөйләшә, өченче карасаң, татар телләре дә бар икән, дип сөенәсең. Еллар буе шушында гомер итеп, тамырын җәеп, үзләрен татар итеп тоялар, дип сокланасың. Концерт вакытында безне нәфис, тыйнак рухлы татар җыры берләштерде.
Баку – төрки дөньяның гаҗәп үзенчәлекле, зур мәдәниятле халык яши торган шәһәр. Азәрбайҗаннарның ризыкларын кабып карап, аларның мәдәнияте белән танышып, алар белән сокланасың, безне зурлаганнарын күреп сөенәсең.
«Барган саен Азәрбайҗан архитектурасына сокланам, бу өлкәдә Татарстанга өйрәнергә нигез бар!»
Фәнзилә апаның Азәрбайҗанга беренче баруы гына түгел. Алай гына да түгел, ул 1985 елда Мөслим Магомаевның Бакудагы концертында да булган! Шушы хатирәләрен искә алып сөйләгәндә, Фәнзилә апага «Нинди бәхетле кеше!» дип, ак көнләшү белән көнләштем. Ә инде хор коллективы белән Мөслим Магомаевның каберенә баргач, мин күңелдән генә җырчыдан фатиха алгандай булдым. Чөнки концертыбызда Магомаев язган һәм үзе үк башкарган «Азәрбайҗан» җырын җырларга тиеш идек...
– Бакуда сырхауханәгә дәваланырга баргач, Мөслим Магомаевның концерты була, инде 10 ел килгәне юк иде, диделәр. Июль ахыры иде. «Магомаев концертына барам!» – дип, 1 атна буе дулкынланып йөргән идем. Ул вакытта Магомаев бөтен Советлар Союзына танылган иде. Ап-ак күлмәк, кара костюм, костюм кесәсендә кулъяулыгы күренеп торыр иде... Концертта ул күбрәк азәрбайҗан телендә җырлады. Беренче чиратта, академик җырлауга мөкиббән киткән, тавыш гармониясенә сокланган, каз тәннәре чыгу гайре табигый хәл булган кешегә Мөслим Магомаевның каберенә бару – эчке ихтыяҗ дип исәплим. Магомаев авазны ирештерү һәм җырлау манерасы символы гына түгел, ул – Советлар Союзы һәм Азәрбайҗан горурлыгы. Аның «Азәрбайҗан» җырын башкаруын хәтерлим, ул – үзенең күңеле белән, беренче чиратта, азәрбайҗан кешесе иде…
Азәрбайҗанны мин яхшы беләм. Студент вакыттан бирле конференцияләргә йөрдек. Азәрбайҗан – татар мәдәниятенә шактый зур өлеш керткән классик әдәбиятлы мәдәният. Физули, Низами кебек әдипләр безгә Көнчыгыш әдәбияты дәресләреннән таныш. Мөгаллимебез Резедә Ганиева аларның әсәрен яттан сөйли иде. Безнең өчен Көнчыгыш әдәбиятының зур бишеге – Азәрбайҗан әдәбияты иде.
Азәрбайҗан – нефтьле як, Россия империясенең иң беренче чыганагы шул. Быел Азәрбайҗанны мин музейлары белән үземә яңа яктан ачтым. Мәсәлән, Атәшгяһ ут храмы миңа кызык тоелды. Меңәр еллар буе нефть аркасында барлыкка килгән газ мәңгелек ут булып пыскып утырган. «Мәңгелек ут» дигән төшенчәне мин шунда баргач янә аңладым. Татар халкында да утка мөнәсәбәтле күренешләр күп булган.
Мине иң сокландырганы – Азәрбайҗандагы Совет архитектурасы. Мин барган саен аңа сокланам! Ул искиткеч милли. Җир асты кичү юлын гына карагыз. Алар аны милли орнаментлар белән бизәгән, җир асты кичүе музей галереясендәге кебек – милли рәссамнарының картиналарын карап барасың. Андагы чисталык! Күз алдында кичү юлларын, яр буен юдырганнарын күрдек. Автобус һәм троллейбус тукталышлары да сокландырды – анда да милли бизәкләр бар.
Менә кайдан өйрәнергә кирәк икән, дидем. Татарстан, татар дөньясының мәркәзе буларак, Россиядә үзен субъект буларак билгели. Без дә Азәрбайҗандагы кебек үзебезнең архитектураны булдырсак икән! Нәкъ аларча булырга тиеш дип әйтмим, ләкин стилистиканы, эчтәлекне салып була. Әллә кайдан Европадан түгел, ә Азәрбайҗаннан эзләсәк... Алар безгә бик якын! Милли китапханә, Милли әдәбият музее, концерт залы биналары, мәдәният һәм фәнгә нисбәтле биналарны карыйсың – анда миллилек бар. Ни гаҗәп, биналарның күпчелеге Совет заманында төзелгән. Димәк, мөмкинлек булган.
Паркларда кечкенә генә сыннар бар. Гаҗәп, әлеге җирлеккә, ландшафтка туры килеп тора. Әйтик, кармак тоткан балыкчы.
Азәрбайҗанның почетлы җирләү аллеясына сокланып кайттым. Ул туристик урын булып санала. Аллеяны матурлап, чистартып, карап торалар. Һәр кабердән шедевр эшләгәннәр! Шәхесләргә куелган һәйкәлгә һәм зираттагы чисталыкка шаккатасың. Кошлар сайраганнан гайре бер тавыш юк. Шул ук вакытта ул күркәм һәм затлы. «Эх, Яңа татар бистәсе зиратын да ел әйләнәсендә шулай карап торсалар, төзекләндерсәләр...» – дигән фикерләр белән кайттым. Мәсәлән, Мәскәүдә дә зиратлар туристик урынга әверелде, чөнки анда танылган шәхесләр җирләнгән, Санкт-Петербург, Франция зиратлары да шул. Минемчә, моның өчен битараф булмаган татарлар белән берләшеп, фонд булдырырга кирәк. Каберләргә бару юлларын карап, карта төзеп булыр иде. Бу – безнең тарих кына түгел, мәгънәбез. Татарның рухын күрсәтә торган җир, шулай ук, зиратлар да. Бу мәсьәлә мине борчый. Эшмәкәрләр белән очрашып, бу эшкә тотынырга кирәк. Без – затлы милләтнең затлы вәкилләре. Без дә милләтебезнең көчен, кодрәтен булдырган шәхесләребезне күтәрә белсәк иде, – диде Фәнзилә апа.
«Тарих һәм хәтер дигән әйберне азәрбайҗаннардан өйрәнергә кирәк икән»
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе алып баручысы, редакторы Илдар Кыямов 2 ай эчендә Бакуга 2 тапкыр барып кайтты. Илдар абый да – Татар халык хоры мәктәбен үткән шәхес һәм бүгенге көнгәчә хор белән элемтәдә тора, берәр кая бара калсак, концертларны алып бара. Аның Азәрбайҗан турындагы фикерләрен Бакуда булган чакта ук тыңлаган идем:
– Азәрбайҗанлылар – бәхетле кешеләр. Киемнәре, киенү рәвешләре байларча. Кыяфәтләре матур – төрек кешеләренә охшаганнар. Азәрбайҗаннар – горур халык. Мирасын, тарихын белгән кеше һәрвакыт шундый була. Мемориаль такталар – ярты һәйкәл кебек – зур итеп, ярты гәүдә рәвешендә ясалганнары да бар. Күренекле физик, математик, актер, галим, спортчымы... Һәммәсенең исемнәре язылып, тарихка теркәп куелган.
Мугам үзәгендә инструменталистлар, мугам белән шөгыльләнүчеләрнең һәммәсенә һәйкәл, интерактив такта куйганнар. Тарих менә шулай саклана. Бездә, кызганыч, андый әйбер булмады. Хәтерлим, Камал театрының элекке директоры Шамил Закиров театр каршында татар шәхесләренең һәйкәлләрен тезеп куеп, аллея ясарга тәкъдим иткән иде. Әмма идеясен гамәлгә ашыра алмыйча калды, вафат булды. Журналист Әлмира апа Әдиятуллина да Девятаев урамында үзәк автовокзал каршында «Ата-ватан» паркын ясарга тәкъдим иткән иде.
Нишләп без азәрбайҗаннардан үрнәк ала алмыйбыз? Моны аңлату читен. Азәрбайҗаннар булдыра, аларның хәтта зиратларында да зур һәйкәлләр, бюстлар куелган. Һәйкәл дә, аңлатма да бар. Каберләре дә бик иркен, чәчәкләре бар, үсемлекләргә су сибеп, карап торалар. Президентлары Гейдар Алиев каберенә дә хәтта ике метр ярым биеклектә һәйкәл куйганнар. Тарих һәм хәтер дигән әйберне азәрбайҗаннардан өйрәнергә кирәк, дип кайттым.
Азәрбайҗанда булу бик күңелле иде. Милләттәшләребез концертны бик яратып карый, көтеп алалар, килеп кызыксыналар. «Яшьлек» ансамблендә дә бит татарлар гына түгел, башка милләт балалары да бар. Яшьләрне татар сәнгатенә тарту – бик зур, матур эш. Дияз һәм Әлфия Әхмәтҗановлар кебек фидакярләр булган вакытта татар тормышы, татар рухы саклана ала дип фаразлыйм, – диде ул.
«Наполеон хыяллары белән янып яшибез!»
Татар халык хорының алыштыргысыз җитәкчесе, хормейстер, дирижер Ирнис Рәхимуллин коллективның Бакуда беренче тапкыр чыгыш ясавын, концертны җирле халык җылы кабул иткәнен әйтте.
– Безнең чыгышлар һәрвакыт яхшы уза, чөнки Татар халык хоры чын күңелдән җырлый, һәр җырның эчтәлеген аңлап, тоеп башкара. Концертта Азәрбайҗан тамашачысына бүләк тә ясадык – «Cücələrim» («Чебиләрем») һәм Мөслим Магомаев репертуарыннан (солист – Зилә Мөбәрәкшина) «Baharlı Yurdum» («Язлы туган ягым») җырын азәрбайҗан телендә җырладык. Азәрбайҗан җырларын акцентсыз башкаруга ирешә алдык, чөнки 7 ай дәвамында һәр атна саен репетицияләр булды, азәрбайҗан телен белүчеләр белән консультацияләр уздырдык, алар безгә киңәшләрен әйтте.
«Cücələrim» җырын хор белән бергәләп башкардык, бу җыр миңа бик яхшы таныш – балалар бакчасында мин җырлап үскән җыр иде бу. Мин аны үзенчәлекле итеп эшкәрттем. Безгә карап сокландылар, чыгышларны ошаттылар.
Безнең инде 57нче сезон ябылды, ләкин тик тормыйбыз, киләчәктә җырланачак репертуарны барлыйм, яңа әсәрләр өйрәнүне күз уңында тотам. Наполеон хыяллары белән янып яшибез! – диде Ирнис абый.
«Беренче тапкыр шундый югары дәрәҗәдәге, профессиональ булмаган хор иҗаты белән таныштым»
Сәнгать белеме буенча фәлсәфә докторы, Узеир Гаджибейли исемендәге Баку музыка академиясенең өлкән мөгаллиме Алена Инякина концертыбызда рояльдә аерым номерлары белән чыгыш ясаган иде. Татар халык хорының чыгышы аңа да тәэсир итмичә калмаган:
– Төрле музыкаль коллективларның иҗатына һәм эшчәнлегенә һәрвакыт зур кызыксыну белән карыйм. Шуңа күрә даими рәвештә туган ягыбыздан килгән һәм чит ил артистларының концертына йөрим.
Музыка белән балачактан ук шөгыльләнсәм дә, беренче тапкыр шундый югары дәрәҗәдәге, профессиональ булмаган хор иҗаты белән таныштым! Мин бу талантлы музыкантларны профессионал түгелләр дип әйтә алмыйм. Музыкантлар башкару осталыгы техникасын үзләштергән, башкарыла торган материалның эчтәлеген аңлап, белеп җырлыйлар.
Коллективның һәм аерым солистларның репертуарының төрлелеге дә аерым игътибарга лаек. Бу уңайдан Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, хор җитәкчесе Ирнис Рәхимуллинның ролен аерым билгеләп үтәргә кирәк, ул шундый югары нәтиҗәләргә ирешкән! Шулай ук концерт дәвамында рояльдә уйнаган, хор һәм солистларны хуплап торган хорның концертмейстеры Венера Бакиеваны әйтмичә кала алмыйм.
Миңа калса, мондый коллективларның эшчәнлеге бик кирәкле. Ул музыкаль белем алу мөмкинлеге булмаган кешеләргә якынаерга һәм югары сәнгатьнең бер өлеше булырга мөмкинлек бирә. Татар халык хорына киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм яңа казанышлар теләп калам! Аларны яңадан Бакуда концертлар белән көтәрбез, – диде ул.
Азәрбайҗанлы Рәсүл Хәмидов: «Татар ватандашларыбыз милли әсәрләрне бездән дә яхшырак башкарды!»
Азәрбайҗандагы концертка җирле татарлар яисә руслар гына түгел, азәрбайҗан халкы да килгән иде. Безнең чыгышны бик ләззәтләнеп, алкышлап тыңладылар. Алар арасында дустым Рәсүл Хәмидов та бар иде. Без аның белән Төркиянең Анкара шәһәрендә Билкент дәүләт университетында укыган идек. 5 ел үткәч, төркемдәшем белән янә күрештек. Ул да миңа, азәрбайҗан кешесе буларак, тәэсирләрен, фикерләрен әйтте.
– Концертыгыз бик матур булды. Репептуарда миллелек, традицияләр белән бергә универсальлек, заманчалык бик нык тәсир итте. Мин никадәр татар жырларын, музыкасын тыңламаган булсам да, бу музыканың милли элементлары, миллилеге турында үзем бик күп нәрсә белмәсәм дә, концертның миңа бик каты тәэсир ясавын аерым бер шатлык белән әйтергә телим. Нигездә, мин татар милли жырларын, татар музыкасын ишеткәндә Урта Азия далаларында яшәгән борынгы төркиләрнең тавышларын ишеткәндәй булдым. Ләкин бу музыкада Кытай музыкасының пентоникасын һәм Европа музыкасының тәэсирләрен дә ишетергә мөмкин. Чөнки безгә Көнбатыш музыка белеменнән килгән классик гармоник формалар рус мәдәнияте арадашлыгында татар музыкасына да кереп калган.
Асылда, Азәрбайҗан классик музыка сәнгате һәм татар музыка сәнгате арасындагы уртаклык тарихи-мәдәни бәйләнешләрдән, мәдәни мохиттән туа. Салих Сәйдәшев һәм Узеир Гаджибеков музыкасын тыңлаганда, мин аларның музыкасында полифоник гармониянең охшашлык сәбәбен шунда күрәм. Татар музыкасы белән азәрбайҗан музыкасы арасындагы аерма шунда ки, татар җырларындагы лад системасы нигездә Кытай пентатоникасы белән бәйле, ә безнең җырларда ул юк. Шуны әйтә алам: татар музыкасының башка халыклар музыкасыннан үзенчәлеге, кабатланмас булуы һәм аермалыгы бар. Бу берничә сәбәп белән: 1) классик гармония; 2) Кытай пентатоникасы; 3) Якын Көнчыгыш музыкасы белән (бигрәк тә иран телле халыкларның лад системасы) бәйле.
Шулай ук Татар халык хорының чит ил классик музыкасы репертуары турында үз тәэсирләремне белдерәсем килә. Минем өчен иң истә калганы – Томазо Джованни Альбинониның «Адажио» әсәре иде. Ул кыска булса да, миндә соклану хисләре уятты.
Һәм хорның Азәрбайҗан музыкасын башкаруы турында әйтергә телим. Минем кадерле дустым Зилә Мөбәрәкшина башкаруында Мөслим Магомаевның «Азәрбайҗан» җыры һәм хор коллективының татар колориты белән Гамбар Гусейнлиның «Cücələrim» җырын башкаруы миндә искитмәле хисләр уятты.
Концертта игътибарымны җәлеп иткән тагын бер уникаль әйбер ул – кием культурасы һәм чит ил мохите. Концерт дәвамында мин үземне Казанда кебек хис иттем. Концерт катнашучылары һәм тамашачылар кигән татар милли костюмы шаккаткыч дәрәҗәдә игътибарымны җәлеп итте. Безнең Кавказ милли киемнәре белән охшашлык бар дип әйтә алам. Концертта катнашучыларның музыкаль мәдәнияте, тамашачылар белән артистлар арасындагы мәдәни элемтә миндә аеруча күңелле хисләр уятты. Кайвакыт, алкышлар кирәкле вакытта башланмаганда, дирижер мәдәни стильдә моны белдерде, этика ягыннан миндә күңелне күтәрде. Шуңа күрә мин Ирнис Рәхимуллинга тирән хөрмәтемне белдерәм.
Минемчә, концерт бөтен азәрбайҗан халкына күңел ләззәте бүләк итте. Концертта чыгыш ясаган, катнашы булган һәркемне тәбрик итәм һәм аларга тормышта бары тик иң яхшысын гына телим, – диде Азәрбайҗаннан дустым Рәсүл Хәмидов.
«Яраткан кешеләреңне бәхетле итә алу – үзе зур бәхет!»
Татар халык хорына озаклап йөрүчеләрнең берсе, хор солисты Рузилә Исламова да тәэсирләре белән уртаклашты:
– Без һәрберебез кечкенә чакта әти-әниләребезне сөендерергә тырышабыз. «Үскәч, әтигә машина алып бирәчәкмен», яки «әниемне алтын-көмешкә күмәм» дип хыялланабыз. Үсеп җиткәч, бөтен хыялыбыз да чынга ашып бетми, ә ашса – синнән дә бәхетле кеше булмый ул мизгелдә, чөнки яраткан кешеләреңне бәхетле итә алу – үзе зур бәхет!
Ә менә Булатыбыз, әти-әнисен бәхетле итү теләге белән генә канәгатьләнмичә, алга таба китте. Күпме хордаш дусларын, ә иң мөһиме – маэстробыз Ирнис абыйны, концертмейстерыбыз Венера апаны да олыгайган көннәрендә яшәртә торган гастрольләрдә йөртә, дөнья күрсәтә, татар моңнарын яңгыратырга мөмкинлекләр бирә! Бу, чыннан да, зур бәхет!
Булат үзе дә шушы сәяхәтләрдән көч-энергия аладыр дип уйлыйм. Бу һәм алдагы гастрольләрне оештырган, шундый шәп шәхесебезне тәрбияләгән Фәнзилә апага да чиксез зур рәхмәтләребез. Бу хәтле кешегә ярап, оештыру – бик авыр эш. Шундый ук милләтпәрвар булып калыгыз! Барлык хорчы дусларыбыз, беренче тапкыр ерак җирләрдә чыгыш ясаган һәм инде күп еллар тугры калып җырлаучы катнашучыларыбыз, сезнең белән очрашу, бергә чыгыш ясау, аралашу һәрвакыт рәхәт! – диде ул.
«Кешеләргә татар теленең матурлыгын күрсәтергә язсын!»
Хорчыбыз Булат Җәүһәров – соңгы 5 елда хорның төрле җирләрдә, төрле илләрдә баруына үз өлешен керткән олы йөрәкле кешебез.
– Татар халык хорына йөргән өчен, барган өчен, хорда җырлаган өчен рәхмәтлемен! Шундый искиткеч репертуары булган Татар халык хоры дөньяда бер генә, аны сакларга кирәк һәм арттырырга! Алга таба шулай ук чит илләргә йөреп, кешеләргә татар теленең матурлыгын күрсәтергә язсын! – диде ул.
Булатның сүзләренә кушылып: «Амин, шулай булсын!» – дип кенә әйтәсе килә.