news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакуда «Каспий Сабан туе» узды

news_top

Азәрбайҗанның Баку шәһәре тарихи үзәгендә кичә «Каспий Сабан туе» узды. Иске шәһәр бер көнгә Татарстанның гасырлык традицияләре җанландырган мәйданчыкка әверелде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Бәйрәм кунакларын халык осталары, музыкантлар һәм артистлар каршы алды. Бәйрәмдә Татарстаннан махсус килгән артистлар белән беррәттән, урындагы татар иҗат коллективлары да катнашты. Быел «Каспий Сабан туе»н Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Яшел Үзән районы хакимияте оештырды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шайхразыев Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан котлау хатын укыды.

Бәйрәм мәйданчыгында Татарстан һәм Азәрбайҗан коллективлары катнашында зур концерт оештырылды. Шулай ук Татарстан осталарының кул эшләре күргәзмәсе-ярминкәсе эшләде. Биредә кулдан ясалган эшләнмәләрне күрергә, традицион һөнәрләр белән танышырга һәм мастер-классларда катнашырга мөмкин иде.

Кунаклар бәйрәмдә традицион татар ризыкларын татып карый алды, Татарстан кулинария традицияләре белән танышты.

«Каспий Сабан туе»ның абсолют батыры исеменә Амрах Исмайлов лаек булды. Данис Шакиров аңа тәкә һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар