news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакуда авызсыз һәм колаклары муенында урнашкан бала туган

Бакуда авызсыз һәм колаклары муенында урнашкан бала туган

news_top
Бакуда авызсыз һәм колаклары муенында урнашкан бала туган
Азәрбайҗанда яңа туган баланың авызы булмаган, колаклары муенында урнашкан. Бу турыда medicina.az басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте. 

Сабый Баку шәһәрендәге шәхси клиникаларның берсендә дөньяга килә. Табиблар сүзләренчә, аның йөрәге һәм үпкәләре нормада була.

Академик Мир-Гасымов исемендәге клиник хастаханәсе бу баланың бер көн дә яши алмавын әйткән. Нарасыйның әти-әнисе сау-сәламәт кешеләр, аларның тагын ике нәни баласы бар.

Азәрбайҗанның баш акушер-гинекологы Севиндж Мамедова сүзләренчә, бу аномалияне йөклелекнең өченче аенда ук УЗИ ясаганда күрергә мөмкин була. Табиблар әлеге тайпылышны күрмәвен, гаиләгә бу турыда хәбәр итмәвен Мамедова җинаять дип атый.

"Закон буенча, шәхси клиникалар эшенә рөхсәтсез тыкшынып булмый. Шуңа күрә бу очракны тикшерергә хокукым юк", - дигән ул.

"Аномалия белән туган баланы мин дә, илнең баш неонатологы да, баш педиатры да күрмәде", - дип өстәгән Мамедова.

Гинеколог сүзләренчә, баланың ата-анасы йөклелекне күзәткән табибка, УЗИ белгеченә карата шикаять яза ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар