news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баклажаннан "уылдык"

Баклажаннан "уылдык" рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Баклажаннан "уылдык"
1 кг баклажан, 0,5 кг помидор, 0,5 кг баллы борыч, 2-3 данә суган, 100 гр үсемлек мае, 2-3 аш кашыгы аш серкәсе, 2-3 чәй кашыгы тоз, тәменчә борыч, 1 аш кашыгы шикәр, яшел тәмләткечләр алына.

Баклажанны газ мичендә яки микродулкынлы мичтә пешерәбез. Кабыгыннан чистартып, иттарткычтан чыгарабыз. Помидорны да, кабыгыннан арындырып, иттарткычтан уздырабыз. Суган белән баллы борычны да шулай эшлибез. Барысын бергә кушып, тоз, шикәр, борыч һәм яшел тәмләткечләр өстибез. Аш серкәсе, үсемлек мае агызып, бер сәгать кайнатабыз да банкаларга тутырып куябыз. Әзер уылдык коңгырт төскә керергә тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар