news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баклажан запеканкасы

Туклыклы баклажан запеканкасы рецептын тәкъдим итәм.

news_top
Баклажан запеканкасы
Запеканка өчен 7-8 баклажан, 300 г фарш, 250 г гөмбә, 1 эре суган, 2 уртача бәрәңге, тоз.

Баклажанны чистартырга, түгәрәкләп турарга һәм тоз сибеп, 30 минутка калдырырга. Аннары ике ягын да үсемлек маенда кыздырырга. Шулай ук фаршны, суган белән гөмбәне аерым кыздырырга.




Бәрәңгене чистартырга һәм юка итеп түгәрәкләп турарга. Тирән табага бер катлам баклажан, фарш, бәрәңге, гөмбә белән суган, янә баклажан, помидор тезәргә.

Соус өчен: 200 г каты сыр, 2 йомырка, 0,5 стакан сөт, яшеллек.

Сырны эре угычтан уарга, укроп яки петрушканы вак итеп турарга, сөт һәм йомырка салып тугларга, запеканка өстенә агызырга. 25-30 минутка духовкага куярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар