Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татлы баклажан» салаты рецепты

news_top_970_100
«Татлы баклажан» салаты рецепты
Гөлүзә Василова

Хәзер кибетләрдә һәм базарларда яңа өлгергән баклажан сатыла башлады. Баклажаннан тәмле салат ясап ашарга мөмкин, аңа әчкелт-баллы соус салырга кирәк.

Ингредиентлар: баклажан, помидор, яшеллек, көнҗет орлыгы.

Баклажанны юарга, эре шакмак итеп турарга. Аларга 2 аш кашыгы крахмал салырга һәм яхшылап болгатырга. Кыздырган вакытта баклажан кетерди торган була һәм майны күп сеңдерми.

Баклажанны иссез үсемлек маенда һәрьяклап кыздырырга, кәгазь салфеткага тезеп, маен сеңдерергә.

Соус өчен икенче савытка өчәр аш кашыгы соя соусы һәм дөге серкәсе (рисовый уксус), 40 мл үсемлек мае, 1 аш кашыгы шикәр комы, вак итеп туралган сарымсак салырга һәм шикәр комы эрегәнче болгатырга.

Көнҗет орлыгын коры табада бераз киптереп алырга.

Салатны аерым тәлинкәгә җыябыз. Иң аскы өлешкә туралган помидор, өстенә кызган баклажан, соус салырга, яшеллек һәм көнҗет орлыгы сибәргә. 

Тәмле булсын!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100