Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баклажанны моцарелла сыры һәм үләннәр белән тиз һәм җайлы пешерү ысулы

news_top_970_100
Баклажанны моцарелла сыры һәм үләннәр белән тиз һәм җайлы пешерү ысулы
Гөлназ Әхтәмҗанова

Моцарелла һәм үләннәр белән баклажанны тәмле итеп әзерләү өчен:

  • 1 баклажан
  • помидор яки томат пастасы
  • 1-2 тырнак сарымсак
  • үләннәр (тимьян, розмарин, орегано)
  • зәйтүн мае
  • базилик кирәк була.

Әзерләү тәртибе:

  1. Баклажанны икегә бүләбез. Тоз сибәргә, зәйтүн мае белән майларга һәм мичкә тыгып, йомшарганчы пешерергә.
  2. Соус аерым табада әзерләнә. Вакланган сарымсакны, пюре итеп ясалган помидор яисә томат пастасын, үләннәр һәм тоз салып, бераз җылытып алабыз.
  3. Аннары соусны йомшарган баклажан өстенә салабыз. Соус өстенә моцарелла куябыз да баклажаннарны тагын 10 минутка мичкә тыгабыз. Әзер булгач, аларны базилик белән бизибез.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100