Бакчага таралган бөтнектән ничек котылырга?
Капланган урын астында бөтнек акрын гына корып бетәр.
Бакчага таралган бөтнекне утап та, казып та, химикатлар сибеп тә бетерү кыен. Моның җайлы ысулы киңәшләр сайтында чыкты.
Яктылык үткәрми торган материал алырга кирәк. Мәсәлән, иске линолеум кисәге. Бөтнек үсә торган урынны линолеум белән каплагыз. Капланган урын астында бөтнек акрын гына корып бетәр.
Җәй көне өстенә чиләкле гөлләр утыртып торырга да була, диелә хәбәрдә.