news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакчага кергән күрше сыеры хуҗабикә хатынны сөзеп ташлаган

Имгәнгән хатын күршесен судка биргән.

news_top
Бакчага кергән күрше сыеры хуҗабикә хатынны сөзеп ташлаган
https://pixabay.com

Пермь өлкәсендә бер хатынны сыер сөзгән. Ул сыер хуҗасын судка биргән һәм мораль зыян өчен компенсация түләткән. Бу турыда өлкә судына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Суд белешмәсе буенча, 2020 елның язында бу хатынның бакчасына күрше сыеры керә. Хатын сыерны бакчадан куып чыгарырга маташа. Тик хайван хатынны сөзеп ташлый. Имгәнгән хатын бер ай буена хастаханәдә дәвалана. 

Беренче тапкыр Добрянский районы суды сыерны караусыз калдырган хуҗага карата хөкем карары чыгара. Суд сыер хуҗасы имгәнгән хатынга 50 мең сум түләргә тиеш дип таба. Ләкин хатын бу карар белән килешми, ул дәгъва белдерә.

«Имгәнгән хатын сыер сөзгән өчен мораль зыянны компенсацияләүне сорый. Ул травмалары өчен борчыла, аның физик сәламәтлегенә зыян килә, ул хәзергә кадәр авырту кичерә. Пермь өлкә суды беренче инстанция суды карары белән килешә», диелә ведомство хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар