Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчадагы иске агач төбен җиңел генә ничек куптарып ташларга?

Тоз ярдәмендә иске бүкәнне җиңел генә куптарып була.

news_top_970_100
Бакчадагы иске агач төбен җиңел генә ничек куптарып ташларга?
https://pixabay.com

Бакчадагы иске агач төбен тамыры белән алып ташлау - шактый катлаулы эш. Киңәшләр сайтында моның җиңел ысулы чыкты.

Гади аш тозы 1-2 ай эчендә агач төбенең тамырларын һәм бөтен микроорганизмнарны үтереп бетерә.

Агач төбен өслегенә 10-50 мм зурлыктагы тишекләр тишәләр. Тозны шунда тутыралар. Аннары күп итеп су сибәләр. Һәр тишемне агач бөке белән томалыйлар. Бүкәнне пленка белән каплап куялар.

1-2 айдан соң агач тамырлары үлеп бетәргә тиеш.

Әгәр иске агач төбе урынына яшелчә түтәлләре ясарга, куаклар яки җимеш агачлары утыртырга җыенсагыз, тоз кулланырга ярамый. Бу кадәр тоз салу бакча туфрагын берничә елга уңдырышсыз итә.

Шуңа күрә агач төпләрен селитра, мочевина, тимер яки бакыр купоросы ярдәмендә юк итү хәерле. Яки тырышып агач төбен казып алырга була.

Аш тозы урынына косметика кибетендә сатыла торган инглиз тозы сибеп була. Ул агач кәүсәсен юк итәргә булыша, туфракка зыян китерми, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100