Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчадагы еланнардан ничек котылырга?

Бакчага елан кремәсен өчен, койма буена сарымсак утыртып чыгарга була.

news_top_970_100
Бакчадагы еланнардан ничек котылырга?
https://pixabay.com

Бакча участогындагы еланнардан котылу өчен ысуллар киңәшләр сайтында чыкты. Бу эшләрне яздан ук эшли башларга кирәк.

Бакчада бөҗәкләр, кимерүчеләр, кош йомыркалары күп булса, еланнар ияләшә. Алар караңгы урыннарга, тирес өеменә, печән кибәненә, чүп-чар арасына, куаклыклар, агачлар, үләннәр күп булган урынга, хуҗалык корылмаларына оялый. 

Елан ияләшмәсен бакчаны тәртиптә тотарга кирәк. Чүп булмасын, корылмаларның астында чисталык булсын, куаклар сирәкләнсен, агачлар дөрес итеп киселсен.

Бакча тирәсендә ташландык биналар, дала, урман, күршеләрнең тәртипсез участогы булса да, еланнар ияләшә.

Еланнар кискен исләрдән, көчле тавыштан курка. 

Бакчада еланнарны бетерү өчен химик чаралар, биологик препаратлар, йорт хайваннары һәм керпеләр, капкыннар, халык чаралары бар.

Еланнар артык күп булса гына, химик чаралар кулланалар. Чөнки алардан йорт хайваннары да зыян күрергә мөмкин. Химикатларны махсус кибетләрдән алып, язуларын яхшылап укып кулланыгыз.

Биологик препаратлар составында табигый компонентлар гына була. Алар бүлеп чыгара торган исләр еланнарны куркыта. Бу препаратлар да махсус кибетләрдә сатыла.

Еланнар белән этләр, песиләр, кошлар көрәшергә мөмкин. Тик алар елан агуына каршы тора алмый. Шотландия терьерын рептилия, кимерүче кебек хайваннар белән көрәш өчен тәрбиялиләр.

Күркәләр зур булмаган еланнар белән сугыша. Дуңгызлар еланның агулы тешләвеннән дә зыян күрми. Аларны калын май катламый саклый. Сугышып арыган еланны дуңгыз тояклары белән таптап үтерә. 

Еланнар белән көрәштә керпеләр яхшы ярдәм итә. Аларның елан агуына иммунитеты бар. Керпе елан белән сугыша, аннары җиңгәч, керпе еланны ашап бетерә.

Бакча хуҗалары керпеләрне сөт белән ияләштерә. Зур булмаган шактый күп еланнан котылу өчен бер керпе җитә. Нәни ерткыч бөтен өй тирәсен, бакчаларны еланнардан коткара.

Еланнардан котылу өчен читлекләр, металл коймалар, җилемле капкыннар да кулланалар. 

Бакчачылар еланнарны куркыту өчен кыңгыраулар да элеп куя. Җил искәч, кыңгырау тавышы чыга, елан шуннан курка. Генератор, газончапкыч, көчле музыка, кычкырып сөйләшкән тавышны да еланнар яратмый.

Койма кырыйларына сарымсак утыртып чыгарга була, еланнар аның исен яратмый. Бакча тирәли горчица чәчәргә була. Резина яндырып, шуның исен чыгарырга мөмкин. Нафталин, селитра, гербицид исе дә еланны куа. Алар солярка исенә дә чыдый алмый. Бакчада шундый исләр булса, еланнар үзләре чыгып качар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100