news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакчадагы баллы борыч кызарсын өчен нишләргә?

Болгар борычы куакта өлгерсен өчен берничә яхшы киңәш бар.

news_top
Бакчадагы баллы борыч кызарсын өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Тәҗрибәле бакчачылар баллы борыч куагында ук кызарсын өчен берничә киңәш бирә. Бу турыда «Челнинские известия» язды.

Баллы борычка тамырына тимичә генә ашлама бирергә кирәк. Ун көнгә бер тапкыр куакларга фосфорлы-калийлы состав яки агач көле эремәсе сиптерегез. 

Чүпрәле төнәтмә дә файдалы була. Күгәргән ипи яки сохаридан эремә ясагыз. Чүпрә гөмбәсе туфракны файдалы микроэлементларга баета, шуннан соң борыч тиз өлгерә.

Борычка пешәргә комачаулый торган артык яфракларны да өзеп ташлагыз. 

Куакларга җылы, хәтта кайнар — 40 градуска кадәр су сибәргә була. Мондый суны сак кына итеп куак төбенә салыгыз, кайнар су яфракларга һәм сабакка тия күрмәсен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар