Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчада туфрак көчсезләнмәсен өчен нишләргә?

Туфрак талчыгуының тагын бер сәбәбе — аның физик халәтенең үзгәрүе, мәсәлән тыгызлануы.

news_top_970_100
Бакчада туфрак көчсезләнмәсен өчен нишләргә?
Владимир Васильев

Билгеле булганча, туфрак — тере организм. Әгәр туфрактан өзлексез файдаланып, аның үзенә берни дә бирмәсәң, ул тиз көчен югалта һәм үсемлекләрне тукландырудан туктый. Җир талчыга. Аны ничек булдырмый калырга? Бу хакта «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина сөйли. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шул хакта яза.

Туфрак талчыгуының тагын төп сәбәбе — бер төрдәге үсемлекләрне, күчереп утыртмыйча, озак еллар бер урында үстерү. Туфракта туклану элементларының, микроорганизмнарның балансы юкка чыга. Үсемлекләр озак вакыт дәвамында туфрактан бер үк төрле туклыклы матдәләр алалар. 

Туфрак талчыгуының тагын бер сәбәбе — аның физик халәтенең үзгәрүе, мәсәлән, тыгызлануы. Җирне озак вакыт казымый торсаң, туфрак тыгызлана башлый. Без бер урында озак еллар буена күпьеллык үсемлекләр үстергәндә, шундый хәл барлыкка килә.   

Чәчү әйләнеше сакланганда, туфракның уңдырышлылыгы торгызыла гына түгел, ә арта да. Башка культураларга караганда, күбрәк яшелчәләр чәчү әйләнешен үтәмәүдән зыян күрә, шуңа күрә аларны ел саен төрле урыннарга утыртырга, ягъни культураларның урыннарын алыштырырга кирәк.

Томатны, кыярны бер урында 3-4 елдан артык үстермәскә. Җир  җиләген дә бер үк урында 3-4 елдан артык үстермәскә киңәш ителә, югыйсә ул ваклана һәм формасы да үзгәрә. Җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын, күчереп утыртканнан соң кимендә 3 ел узгач кына, кабат иске урыннарына  утыртырга мөмкин.     

Туфракка тирес кертү аның көчен арттыра. Органика табигый рәвештә туфракның структурасын үзгәртә, файдалы микроорганизмнарның эшчәнлеген көчәйтә. Әгәр җир тыгызланган булса, аны казу һәм туфракны йомшарту файдалы булачак. Әгәр бу туфракта авыру үсемлекләр үскән булса, аны махсус эретмәләр белән дезинфекцияләргә кирәк. Шулай ук туфракны зарарлы объектлардан файдалы тере микроорганизмнардан торган биологик препаратлар кертү дә чистарта, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100