Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчада тәрбияче булып эшләүче хатын үзенең өч нәни баласын үтергән

Әти кеше эштән кайткач өйдә дүрт мәет таба.

news_top_970_100
Бакчада тәрбияче булып эшләүче хатын үзенең өч нәни баласын үтергән
pixabay.com

Калмыкия башкаласы Элиста шәһәрендә шәхси йортта яшәүче гаиләдә фаҗига була. Әни кеше өч баласын үтерә, аннары үз-үзенә кул сала. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Эштән кайткан гаилә башлыгы дүрт мәет таба. Ул гадәттәгечә металл капканы ачып ишегалдына керә, аннары өйгә таба китә. Өй ишеге эчтән бикле була. Аннары ул хатынының телефонына шалтыратып карый, җавап булмагач, ир өй ишеген ватып керә.

Бер бүлмәдә кызлар Амуланга һәм Айсана, күкрәк баласы Таһир мәете ята. Аларның йөзендә курку төсмерләре калган. Әни кешенең мәете аш бүлмәсендә була.

Тикшерү версиясе буенча, 10 һәм 8 яшьлек кызларны, дүрт айлык баланы 35 яшьлек әниләре үтергән.

Күрше-күлән бу гаилә турында яхшы сүзләр генә әйтә. Тыныч, чиста-пөхтә булганнар. Балалары да тәртипле булган. 

Ире төзелештә, хатыны балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Ул милли төркемнәрдәге балалар белән шөгыльләнгән.

Хатынның үзен укыткан укытучылар да бары тик яхшы сүзләр белән генә искә алалар. Хезмәт сөючән, тырыш кеше иде дип сөйлиләр.

Хезмәттәшләре исә соңгы вакытта аның депрессиягә бирелүен әйтә. Бала тапкач ул үзгәрә. Күп еллар элек бу хатынның үз анасы да үз-үзенә кул салган булган, диелә бу хәбәрдә.

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100