Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчада эшләгәннән соң куллар һәм тырнаклар бозылмасын өчен нишләргә?

Ничек кенә тырышсаң да, бакчада эшләгән чакта куллар пычрана. Туфрак белән эшләгәч, тырнак астына пычрак тула.

news_top_970_100
Бакчада эшләгәннән соң куллар һәм тырнаклар бозылмасын өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Мунчала белән юынганда, пычракның күп өлеше чистара. Чәчләрне юганда куллар да, тырнаклар да чистара. Тырнаклар өчен махсус щетка да кулланып була. Аннан соң да пычрак калса, әфлисун агачыннан эшләнгән маникюр таякчыгын кулланып карагыз. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Бармак битләре кипсә, үкчә кыра торган пемза белән ышкып җибәрегез. Аннары йомшарта торган крем сөртегез.

Бакчадан кергәч, кулларны җылы суга тыгып утырыгыз, тырнак асларын маникюр таякчыгы белән чистартып чыгыгыз, кутикулаларны сак кына чистартыгыз. Аннары крем сөртеп куегыз. Мондый биш минутлык маникюрны даими ясасагыз, кутикуланы да кисәсе булмый, ул матурая, үсми.

Маникюр кайчысын сирәк кулланыгыз, тырнак кырые бик катса гына кисәргә ярый. Башка очракта агач таякчык кына куллану хәерле.

Бакчада эшлисе булгач, тырнакларны артык үстермәгез, табигый формасын саклап, түгәрәк итеп кенә пилка белән кыскартып торыгыз.

Өйдә маникюр ясагач, төссез лак сөртеп куярга да була, теләгегез булса, ачык төслесен дә куллана аласыз.

Бакчада һәрчак перчатка киеп эшләргә тырышыгыз. Ул физик яктан да, кояшның ультрашәмәхә нурланышыннан да саклый. Бакча өчен замша, күн, резина ябыштырылган киҗе-мамык тукымадан эшләнгән перчатка алыгыз.

Бакчада эшлисе булса, тырнакка төссез лак сөртеп куегыз. Шулай иткәндә тырнаклар ныграк булыр. Ныгыта торган лакны берничә көн рәттән сөртергә була. Искесен бетермичә, катлап-катлап сөртеп торыгыз, калынайсын. Эшләгәндә өске каты купса да, сизелмәс, ул төссез бит.

Тырнакларны бакча пычрагыннан саклау өчен, туфрак белән эшләр алдыннан тырнак астына сабынны тырнап тутырыгыз. Сабын тырнак астына тулгач, пычрак җыелмый, юганда да җайлы.

Бармак битләрен саклар өчен, эшләр алдыннан пластырь ябыштырып торырга да була. Эш беткәч куптарырсыз.

Үзегез белән гел крем йөртегез. Эштә дә, машина да, сумка да һәрчак крем булса, кул кипшүгә, шуны сөртеп куярга җайлы.

Кулларыгызны саклагыз. Һава торышы үзгәрсә дә, физик хезмәт белән шөгыльләнсәң дә, савыт-саба яки кер юсаң да — иң беренче зыян кулларга килә бит. Һәрдаим чистартып, йомшарта торган крем сөртеп торыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100