Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчада агачлар бетләмәсен өчен нинди үләннәр утыртырга?

Куаклар бик бетләп бетсә, химик чаралар кулланмый гына беттән арынып булмас.

news_top_970_100
Бакчада агачлар бетләмәсен өчен нинди үләннәр утыртырга?
https://pixabay.com

Карлыган, крыжовник куаклары бетләмәсен өчен, химик чаралар кулланасыгыз килмәсә, җайлы гына киңәш бар. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Куаклар янына көчле исле үләннәр утыртыгыз. Мәсәлән, бархатцы чәчәге, лаванда, гөлбадран, меңьяфрак, бөтнек, базилик, кориандр, тырнак гөл (календула), чабыр, суган яки сарымсак, ак горчица, петрушка яки укроп.

Помидор ботаклары, кисеп алынган суган белән сарымсак яфраклары да куаклар яныннан бет, гөблә кебек корткычларны куа.

Ләкин куак яфраклары бик нык бетләп бетсә, бу үсемлекләр генә булыша алмас, химик чаралар кулланмыйча булмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100