Бакчачы Мөхәррәм Мөхәммәтҗановтан помидор үстерү буенча киңәшләр
Буада яшәүче һәвәскәр бакчачы, блогер Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов помидор үстерү серләре белән уртаклашкан.
Мөхәррәм абый — бик оста бакчачы. Аның өстенә әле актив рәвештә бакчачылык турындагы блогын да алып барырга җитешә. Чираттагы постында ул инстаграм дусларына помидорны утырту һәм сортлар сайлау турында аңлаткан.
«Март керде. Көн озынлыгы да 11 сәгатькә якынлашып килә. Бу көннәр бакчачының сорау артыннан сорау чишә торган вакыты. Күп кеше май башындагы базар үсентесенә таянмый, үз уңышын үз тырышлыгы белән хәл итү көннәре. Буген помидор үсентесенә тукталасым килә.
«Вакыты җиттеме?» — дигән сорауга җавабым уңай. Билгеле, монда иң беренче хуҗа кешенең кәефен исәпкә алырга кирәк. Майның кайсы көннәрендә туфракка күчерергә исәплисең бит. Мин, гадәттә, календарь буенча кырау төшү чикләренә карамыйм. Әйе, безнең зонада 25 май — 5 июнь араларында да кырау булуы бар. Без уткән ел үсентене урамга 8 майда күчердек. Соңгы елларда урамга 40-45 төп помидор утыртабыз. Бер төпкә, аз дигәндә 40 җимеш санасаң да, 1500-2000 өлгерәчәк. Уртача авырлыгы 100-180 граммлы сортлар сайлыйм. Димәк, бу 250-350 кило помидор дигән сүз. Помидор никадәр зуррак була, каравы да шуның кадәр авыррак. Җитмәсә, алар авыруга тиз бирешәләр. Помидор - кабак түгел.
Узган еллар тәҗрибәм буенча язгы теплица өчен кабат «Верлиока» һәм «Джина» сортларын чәчтек инде. Алар беренче яфрак чыгарып киләләр. Димәк, тагын 50-55 көннән теплицага күчерү мөмкин булачак. Ә орлыкны бүрттерүгә салудан үсентене утыртканчы 60-65 көн саныйм.
Сортларның күбрәге иртә өлгерә торганнары.
Урамга быел да «Большая мамочка», «Любаша», Катюша» сортларын сайладык. Яңалардан «Красным красно», «Марьино роща " сортларын 1-2 төп кенә теплицада сынарга булдык. Банкаларга ябу өчен берничә төп «Сибирская тройка» һәм «Де барао красный» сортлары да булачак.
Болар минем сынауны үткән сортлар. Соң өлгерә торган гибридлар белән эшләгәнем юк. Җимеш биру срогын озайту өчен шул ук сортларны берәр ай соңрак та чәчеп була. Аннан соң үсеп утырган помидорның да пасынкасын алып, җиргә утыртам. Үсеп, җимеш бирүне төгәлләп килуче үсемлекне кисеп, тамырлары көчен яңадан кулланып, яшәртү мөмкинлеге бар», — дип үз тәҗрибәсе белән уртаклашкан Мөхәррәм абый.