Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчачы Фарсель Зыятдинов: “Ачык һавада үсә торган кыярларның өстен япсагыз, октябрь уртасына кадәр уңыш алырсыз”

Сентябрь – бакчачыларның өй айлык хезмәтенә нәтиҗә ясый торган чор. Булган кадәр уңышны авыру һәм кыраулардан саклап, югалтуларсыз җыеп алырга, агач-куакларны кышка әзерләргә кирәк. Укучыларыбызның сезонның соңгы эшләренә кагылышлы сорауларына танылган бакчачы, “Интертат”ның якын дусты Фарсель Зыятдинов җавап бирде.

news_top_970_100
Бакчачы Фарсель Зыятдинов: “Ачык һавада үсә торган кыярларның өстен япсагыз, октябрь уртасына кадәр уңыш алырсыз”
– Фарсель абый, ачык һавада үсүче помидорларны кайчан җыеп алырга?

– Ачык һавада үскән помидорлар төрле бакчада төрлечә бит. Минекеләр инде бөтенесе кызарып бетте диярлек. Җыеп алдым. Яңгырлар китүе күзәтелсә, яңгыр алдыннан җыеп алырга кирәк. Чөнки яңгырда макроспориоз авыруы киң тарала. Бу – үсемлекнең яфраклары каралып яна, аннары авыру помидорларга да күчә дигән сүз. Саклаганда да чери ул. Фитофтороз авыруы да помидорны бетерә. Әле көннәр ярыйсы тора, шуңа күрә бүген-иртәгә җыегыз дип әйтә алмыйм. Нигездә, помидорларны җыеп алу вакыты – август уртасы. Ул бер атна артка яки алга күчәргә мөмкин.

– Ачык һавадагы кыярлар кайчанга кадәр уңыш бирә?

– Яз утырткан кыярлар инде вакланып, ямьсезләнеп бетте. Алардан инде мул уңыш көтеп булмый. Июль аенда утырткан кыярлар әле көз матур килгәндә сентябрь, октябрьнең унысына кадәр уңыш бирергә мөмкин. Ачык һавада үсүче кыярның август башында ук өстен капладык инде. Әгәр өлгермәгән булсагыз, кыраулар төшмәде, соң түгел, хәзер дә капларга мөмкин. Моның өчен җиргә берничә дуга беркетеп, кыяр түтәлен пленка белән ябарга кирәк. Асларын җир белән тигезләп, салкын кермәслек итегез. Шулай итеп, кыярның уңыш бирү вакытын озаккарак сузарга мөмкин.



– Теплицадагы помидорларны җыеп алып кызартырга кирәкме, әллә сабакларында пешсеннәрме?

– Минемчә, иң яхшысы, аз гына алсулана, кызара башлаган помидорларны алып кереп куйсагыз, ул тизрәк пешә. Әгәр теплицада авыру күзәтелсә, җыеп алганнан соң саклауга куйганда һәр помидорны сарымсак төнәтмәсенә манып, кызарырга куярга кирәк. Бу очракта макроспориоз, фитофтороз авыруларының башлангычлары булса да, сарымсак тәэсирендә алар һәлак була. Саклаган вакытта помидорлар череми.



– Җәй башына теплицага утырткан кыярны ничек яңартырга?

– Җәй башында утырткан кыярны яңартуның кирәге булырмы икән? Юктыр. Чөнки аларны агу-химикат белән эшкәртеп, авруларын юк итәргә мөмкин, билгеле. Әмма ул яшәреп, үсеп, мантып киткәнче шактый вакыт кирәк. Аннан мул уңыш көтәргә кирәкми дә. Иң яхшысы – кыярны берничә срокта чәчәргә кирәк иде.



– Борычларыбыз чәчәктә утыра. Шау чәчәк. Бер-ике борычы да бар. Алар уңыш биреп өлгерер микән? Әллә чәчәкләрне өзәсеме?

– Чәчәкне өзүдән сиңа да, борычка да файдасы юк. Бу вакытта чәчәк өзүнең әһәмияте юк. Чәчәкләре борычлануга якын икән, борычлансын. Ә менә әле чәчәккә бөреләнгән генә икән, аларын өзәргә ярый. Помидорларныкын да шулай. Яңа чәчәккә бөреләнгәннәрен өзегез.

Әле күптән түгел бер бакчага кердем. Помидор куаклары 2,5 метр булып үскән. Ботакларын да чистартмаганнар, куе урман кебек. Сабакларда вак кына помидорлар, барысы да яшел. Хуҗасы: “Нигә пешми икән?” дип аптырап утыра. Соң бу шартта помидор ничек үссен дә пешсен! Артык ян-як ботакларны алып бетерергә кирәк хәзер. Әле алар бүген өзсәң, синең артыңнан ук тагын чыгара. Аларын да чистартып торырга кирәк.



– Быел суган узган елларга караганда начаррак булды. Ваграк. Күршеләр дә шулай ди. Бу елга бәйлеме икән, әллә бездә генә үсмәдеме? Фарсель абыйның үзенең суганнары нинди икән?

– Минем суган һәр елны уртача гына була ул. Мин инде зур уңыш алырга дип омтылмыйм. Мул уңыш алу өчен ашламасын кертергә кирәк, эше күп. Уртача гына эшләсәң, суганың да уртача була. Быел суган эре булсын өчен ел начар килде димәс идем. Әмма тишелеп чыкканнан соң үсеп киткән вакытта бераз салкыннар булып алды. Менә ул кире йогынты ясады. Быел бит карамасаң да әйбәт булган культуралар бар. Җиләк мул булды быел. Мин кура җиләге белән бик дус, шуны яратам, мине дә ярата ул. Мин ел әйләнәсе кура җиләге ашыйм. Җыеп алганнан соң туңдыргычка куям. Кайнатма ясамыйбыз, кайнатканда аның бөтен витамины бетә.

– Бәрәңгене кайчан казып алырга? Сабагы корып, авып беткәчме, әллә август азагында яшел сабакларны да чабып алырга кирәкме?

– Бәрәңгенең зурлыгы уртача каз йомыркасы кадәр булгач, аны казып алырга ярый инде. Бәрәңгенең табигый өлгерү чоры – 15-20 сентябрь аралыгы. Бу инде безнең бабайлар заманыннан килгән календарь вакыт. Шул чорга бәрәңгенең кабыгы да өлгереп җитә. Кабыгы өлгермәгән булса, бәрәңге тиешенчә сакланмый. Бигрәк тә фитофтороз авыруы эләккән булса. Авыру яшь бәрәңге кабыгына үтеп керә һәм саклаган вакытта дымланып чери башлый. Практик яктан караганда, мин сынау өчен бәрәңгене 10 июньдә дә утыртканым бар. Ул, билгеле, соңрак өлгерә.

– Теплицаны кышка ничек әзерләргә? Аны кайчан чистартып бетерергә кирәк?

– Иртә язда эшләсәң дә була аны, хәзер дә чистартып калдырырга була. Иртә язда эшләсәң әйбәтрәк, билгеле. Беренче чиратта туфракның өстен алыштырырга кирәк. Ягъни өске катын 3-4 см калынлыкта алырга кирәк. Чөнки анда авырулар да, корткыч бөҗәкләр дә бар. Аннан соң инде дезинфекция ясарга кирәк. Иң гади һәм файдалысы: 1%лы бакыр купоросы белән эшкәртергә кирәк. Туфракны, инсрументларны, теплицаның стеналарын да. Чөнки авырулар, корткычлар теплицада тизрак тарала, тизрәк үрчи. Ак канат аеруча да зыян сала. Теплицага бу җәһәттән махсус келәй куярга кирәк. Ул аңа ябышып кала. Такталарны ак яки сары төскә буярга кирәк. Келәйгә ябышып калса, үз-үзен һәлак итә.



– Көзен бакчага тирес кертергә кирәкме?

– Нигездә, тирес көзен кертелә инде ул. Әмма аны киләсе елга пар җире итеп калдырасы туфракка гына кертергә кирәк. Кайбер культуралар өчен тирес файдага түгел. Тиресне шулай ук сидераль культура чәчеләсе җиргә кертергә була. Тирес белән ашланган, сидератлар үскән туфракта теләсә нинди культура мул уңыш бирә. Бу яңа тирес турында сүз бара. Ә ике-өч ел эчендә өлгергән черемәсез булмый. Аны теләсә нинди культура астына кертәләр.

– Бәрәңге сакланасы баз нинди таләпләргә туры килергә тиеш?

– Беренче чиратта ул тирән булырга тиеш. Минем баз 3 метр тирәнлектә. Яшелчәләр саклау өчен базга киштәләр ясау уңайлы. Аны известь белән буяп куйсагыз да була. Известь йогышсызландыру ролен дә үти. Аны буяганнан соң төрле авыру һәм авыру башлангычлары бетә. Аскы киштәләрдә бәрәңге, кәбестә, өстәгеләрдә беренче чиратта ашыйсы яшелчәләр сакланырга тиеш. Базның тирәнлегенә карап, дүрт киштә ясарга мөмкин. Базга бакчада кулланган тартмалар төшерәсез икән, аны бакыр эремәсе белән йогышсызландырыгыз.

– Бакчадагы черек алманы черемә итеп ничек дөрес кулланырга?

– Алма бакчасында 60-70 см тирәнлектә чокыр казыгыз. Шуның иң тирән урынына черегән алмаларның барысын тутырыгыз да, өстен яхшылап ябып куегыз. Шуннан соң өстен дезинфекцияләргә кирәк. Иң гади ысул: бакыр купоросы эремәсе. Бу очракта аннан авыру чыкмый, таралмый дигән сүз. Чокырны читтәрәк тә казырга мөмкин. Әмма урынын билгеләп куегыз, бакча казыганда бу чокырны кире казып чыгармагыз.



– Бер еллык, ике-өч еллык һәм карт җимеш агач-куакларын ничек тукландырырга?
– Калий гуматы белән тукландырырга кирәк. Аның махсус җиләк-җимеш культуралары өчен дигән төре бар. Ул тамырдан тукландыруга юнәлдерелә. “Агрикола” белән тамырдан тыш тукландырырга мөмкин. Аны яфракка бөркиләр. Ничек кулланасы препаратның инструкциясендә күрсәтелә. Халыкка мәгълүм булган, киң кулланылышлы ашламалар белән дә сыйларга була. Ягъни, иртә язда, беренче тапкыр тукландырганда “Нитроаммофоска”, “Нитрофоска” кулланырга ярый. Аның аермасы шул гына - “Нитроаммофоска”да азот ике тапкыр күбрәк. Беренче тапкыр мочевина белән дә тукландырырга мөмкин. Билгеле, аның составында азот кына. Бу яфракларның үсүенә китерә, яшь ботаклар формалаштыруда булыша. Шулай ук органиканы да онытырга ярамый. Тирес һәр бакчачыда бар бит. 10 литр суга 1 литр сыер тизәге эретеп сипсәгез дә файдалы. Ул теләсә нинди минераль ашламага караганда яхшырак тәэсир итә. Анда хәтта микроэлементлар да күп. Күпчелек бакчачылар үлән белән дә тукландыра хәзер. Үләнне әчетеп сипсәң, аның составындагы туклыклы матдәләр шулай ук суга чыгып, уңышны арттыруга тәэсир итә.


    Комментарийлар (0)
    Калган символлар:
    news_right_column_1_240_400
    news_right_column_2_240_400
    news_right_column_3_240_400
    news_bot_970_100