news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бакчачы» ашы рецепты

Яшелчәләр ашының яңа бер төрен тәкъдим итәбез.

news_top
«Бакчачы» ашы рецепты
Аш өчен: 1 уртача чөгендер, 1-2 бәрәңге, 1 кишер, 1 баш суган, ташкабак, тәмләткечләр, укроп, яшел суган. Пешерү тәртибе: Иң элек казанга яисә мультиваркага бераз сыек май салып, угычтан чыгарган кишер белән вак итеп туралган суганны кыздырып алабыз. Шулай ук угычтан чыгарган чөгендерне дә яшелчәләр янына кушабыз һәм бераз пешереп алабыз. Тоз, борыч, тәмләткечләр кушып болгатабыз. Бәрәңге белән ташкабакны шакмаклап турап, яшелчәләр өстенә салабыз. Кайнаган су салып, пешәргә калдырабыз. Ашны кайнар килеш, өстенә яшел суган белән укроп сибеп табынга бирәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар