Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакча сукалаганда мотоблок бер ир-атның ике аягын да кискән

Пенсионер бакча йорты тирәсендәге җирне йомшартмакчы булган.

news_top_970_100
Бакча сукалаганда мотоблок бер ир-атның ике аягын да кискән
Уфа шәһәре халкын яклау идарәсе

Башкортстанның Октябрь районындагы Жилино бистәсендә пенсионер ир-ат чак кына исән калган. Бу турыда Уфа шәһәре халкын яклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Вакыйга 6 майда кичке сигез тирәсендә була. Өлкән яшьтәге ир-ат бакча йорты янында җир эшкәртә. Ул мотоблок ярдәмендә туфракны йомшартып йөри.

Бер мизгелдә ир-ат абынып егыла һәм ялгышлык белән агрегатның газына баса. Җайланма артка таба бара башлый һәм пенсионерның ике аягын да яралый. 

Урынга коткаручылар чакыралар. Алар пенсионерны ашыгыч ярдәм машинасы янына кадәр алып киләләр һәм табибларга тапшыралар. Имгәнгән ир-ат хәзер хастаханәдә дәвалана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100