news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакча сукалаганда бер ир-атның аягы культиваторга кысылып калган

Бакча сукалаганда бер ир-атның аягы культиваторга кысылып калган

news_top
Бакча сукалаганда бер ир-атның аягы культиваторга кысылып калган
Ухта шәһәрендә шәхси йорт бакчасында эшләп йөргәндә бер ир-атның аягы культиватор механизмы арасына кысылып калган. Бу турыда "Комиинформ"агентлыгына коткаручылар хәбәр иткән.

15 июньдә кичке алтынчы яртыларда бу кеше бакча сукалап йөри. Ул өй янындагы җирен культиватор белән эшкәртмәкче була. Бер мизгелдә бу кеше игътибарын читкә юнәлтә. Шул арада аның аягы эшләп торган культиваторга кысылып кала. Механизмның сукасы ир-атның аягын әйләндереп алып кереп китә.

Урынга Ухта шәһәренең СПАС авария-коткару отряды хезмәткәрләрен чакырталар. Алар килгәндә ир-ат җирдә ятып тора, аның аягы тимер сукага кысылган, яраларыннан кан агып тора. Коткаручылар техниканы сүтә. Шуннан соң гына ир-атның аягын культиватордан аерып алалар. 

Имгәнгән кешене табибларга тапшырганнар. Аның аягын саклап калып булырмы-юкмы - әлегә билгесез. Яраланып канга баткан ир-ат аңында, ләкин шок халәтендә була, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар