Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакча үсемлекләрен кышка ничек әзерләргә?

Ашламаны сентябрь ахырына кадәр кертергә мөмкин.

news_top_970_100
Бакча үсемлекләрен кышка ничек әзерләргә?
Владимир Васильев

Дачада һәм йорт яны бакчасында киләчәк уңышны кайгырту көздән башлана. «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина җиләк-җимеш культураларын көзге тукландыруны агачлар һәм куаклар уңышын җыеп алганнан соң башкарырга тәкъдим итә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Ашламаны сентябрь ахырына кадәр кертергә мөмкин.

Туфракка кертелгән минераль һәм органик ашламалар аның структурасын яхшырта, файдалы микроорганизмнар белән баета, үсемлекләрнең тамыр системасын нормаль үстерү өчен уңай режим тудыра.

Фосфорлы ашламалар агач-куакның тамыр системасын үстерү һәм ныгыту өчен «җавап бирә». Ешрак суперфосфат кулланалар.

Калийлы ашламалар агачның тышкы тискәре факторларга каршы торучынлыгын арттыра һәм җиләк-җимешләрнең нормаль өлгерүе һәм аларда шикәр туплану өчен җавап бирә. Белгечләр, иң яхшы калийлы ашлама дип, күкертле калийны саный, чөнки анда үсемлекләр өчен зарарлы хлор юк.

Комплекслы химик ашламалар. Мондый ашламалар һәр үсемлек өчен  аерым эшләнә. Аларда минераль состав оптималь балансланган һәм үсемлекләр алардан яхшы үсү өчен кирәкле барлык матдәләрне алалар.

Агач көле. Менә дигән натураль ашлама. Аңарда калий, фосфор һәм үсемлекләргә кирәкле тагын 34 микроэлемент бар, шул исәптән тимер, бакыр, магний, кальций, фтор, бор, йод, хром һ.б.

Органик ашламалар. Аларга компост, перегной, тирес (ул бары тик «янган» рәвештә генә кертелә), биогумус керә. Алар туфракны барлык кирәкле туклыклы матдәләр белән баеталар, аның структурасын яхшырталар.

Сидератлар. Аларны җәй ахырында чәчәләр, көз көне, яшел массаны туфракка кертеп, җиңелчә казыйлар. Иң яхшы сидератлар булып кузаклылар санала: люпин, вика, люцерна, клевер. Бөртеклеләрдән арыш, солы да популяр. Аларны яшелчә культуралары  түтәлләренә генә түгел, ә җиләк-җимеш агачлары кәүсәләре тирәсенә дә  чәчәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100