news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакча җиләген кошлардан ничек сакларга?

Җиләк түтәлен чия, сырганак, миләш агачлары янына ясарга була.

news_top
Бакча җиләген кошлардан ничек сакларга?
Салават Камалетдинов

Бакча җиләген кешеләр генә түгел, сыерчыклар, чыпчыклар, саесканнар, каргалар һәм күгәрченнәр дә ярата. Кошлардан саклау өчен киңәшләр «Челнинские известия» сайтында чыкты.

Җиләк түтәле өстенә тишекләре төрле зурлыкта булган металл яки пластик сетка куегыз. Ул кояш нурларын да уздыра, кошлардан да саклый. 

Түтәл янына CD һәм DVD-дисклар тезеп чыгарга була. Кояш нурлары дисктан чагыла, хәрәкәт иткән кебек була һәм кошларны куркыта. 

Кошлар суган исен дә яратмый. Җиләк түтәле янына суган тезеп чыгарга була. 

Кошларның игътибарын үзенә җәлеп итә торган куаклар бар. Алар җиләктән бигрәк чия, сырганак, миләш белән кызыксына. Шуңа күрә җиләкне шушы агачлар янына утыртырга да була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар