Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакча җиләген кайчан һәм ничек күчереп утыртырга кирәк?

Бакча җиләген күчереп утырту өчен иң кулай ай – август.

news_top_970_100
Бакча җиләген кайчан һәм ничек күчереп утыртырга кирәк?
pixabay.com/ru

Август аенда үсентеләр өчен уңай шартлар була: җир җылы, көндезге һәм төнге температулар арасында аерма да сизелерлек түгел. Үсентеләр тамырланырга өлгерә. Бу хакта «Челнинские известия» сайты яза.

Бакча җиләге мул уңыш бирсен өчен утырту урынын дөрес сайларга кирәк. Җиләк утыртылачак түтәл якты һәм җилдән сакланган булырга тиеш. Уйсу җиргә утыртырга ярамый, чөнки анда су җыела, ә бу җиләкләрне черетәчәк. 

Туфракны казыганда янган тирес салырга кирәк. Корткыч бөҗәкләрне юк итә торган чаралар да кулланырга кирәк. 

Үрентеләрне сайлаганда беренче чиратта аның тамырларына игътибар итегез, алар 5 сантиметрдан озынрак булсын, ә яфраклар саны алтыдан артык булырга тиеш түгел. Болытлы көнне утырту яхшырак була — шулай иткәндә үсентеләр тиз үсеп китәчәк. Утыртыр алдыннан чокырчыкларга елга комы һәм черемә салырга кирәк.  

Куаклар арасына салам, агач чүбе, ылыслар җәяргә була. Мүлчә дымны тота, чүп үләннәреннән һәм кышкы салкыннардан да саклый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100