Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакча җиләге мул уңыш бирсен өчен язын эшлисе биш эш

Бакча җиләген яз көне яхшылап эшкәртергә кирәк.

news_top_970_100
Бакча җиләге мул уңыш бирсен өчен язын эшлисе биш эш
Салават Камалетдинов

Бакча җиләге мул уңыш бирсен өчен, язын былтыргы кипкән яфракларны кисеп атыгыз. Аларны бөтенләй бакчадан читкә чыгару хәерле. Чөнки бу яфракларда авыру китереп чыгара торган микроорганизмнар күп була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Аннары җиләк төпләрендәге чүп үләннәрен чистартыгыз. Кычыткан, тузганак кебек чүп үләннәре җиләккә зыян китерергә мөмкин, алар бөтен туклыклы матдәләрне суырып бетерәчәк. Шуңа күрә җиләккә зыян китермичә генә, чүп үләннәрен алып ташлагыз. Аның тамыры җиләк тамырына ябышкан булса, бөтенесен бергә казып алып, тамырларын аерып алыгыз. Аннары җиләкне кабат туфракка утыртып куегыз.

Җиләк төбен йомшартыгыз.

Аннары җиләккә ашлама кертегез. Яз көне азотлы ашлама һәм органика кирәк. Җиләк бирә башлагач, башка төрле ашлама кертәсе булыр. Яз көне исә җиләккә нашатырь спирты сибәргә була. Ул азотны тамырларга ук җиткерә, корткычларны да үтерә. Моның өчен 10 литр суда 40 мл нашатырь эретегез, шуңа 40 мл гумат кушыгыз. Һәр җиләк төбенә шушы эремәне берәр литр салып чыгыгыз.

Иң азакта җиләк төпләренә мульча җәегез. Шул очракта дым яхшырак сакланачак, корткычлар килмәячәк. Моның өчен җиләк төбенә чыршы яки наратның коелган ылысларын салалар, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100