news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бакча җиләге кайнатмасы (рецепт)

Бакча җиләге (виктория) пешә башлады. Кайнатма ясауның иң гади рецептын тәкъдим итәм.

news_top
Бакча җиләге кайнатмасы (рецепт)

Кайнатма өчен: 1 кг җиләк, 1,3 шикәр комы.

Өлгергән җиләкләрне чистартырга һәм юарга, өстенә шикәр комы салырга, тастымал белән каплап бүлмә температурасында берничә сәгать тотарга. Җиләкләрнең согы чыккач кайнатып чыгарырга, өстенә җыелган күбекне алырга һәм сүндереп, 10-15 минут суынганын көтәргә. Тагын ике тапкыр кайнатып чыгарырга, өстен җыярга һәм стерилизацияләнгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябып куярга. Банкадагы кайнатма суынып беткәч кышка сакларга алып куярга мөмкин.

Кышын чәйгә салырга, коймакка ягарга, пироглар эчлеге өчен бик уңайлы һәм тәмле булачак.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар