Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчаны бозлы яңгыр каплап китсә, нәрсә эшләргә?

news_top_970_100
Бакчаны бозлы яңгыр каплап китсә, нәрсә эшләргә?
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бу күренеш тышкы яктан матур булса да, бакча өчен куркыныч. Кыш көне бозлы яңгыр яуса, ботаклар астына таяныч куегыз яки иң озын ботакларны кисегез.

Мондый яңгыр еш яумый. Бары парадоксаль һава шартлары барлыкка килгәндә генә ява, ягъни җирнең өслегендә температура нульдән түбән төшә, ә атмосфераның өске катламнарында, болытлар барлыкка килгән урында, плюс булып кала. Нәтиҗәдә, су тамчылары, нинди дә булса җир өстенә эләгеп, шунда ук туңалар һәм бозлы «глазурь» барлыкка китерәләр. Бозның калынлыгы 10-15 миллиметрга җитәргә мөмкин.

Бу боз катламы бакча үсемлекләренең ботакларын шактый авырайта. Нәтиҗәдә, алар өстәмә йөкләнешкә түзә алмыйлар һәм сынарга мөмкин. Агачларга гына түгел, ә төрле коммуникацияләргә, мәсәлән, электр чыбыкларына да шундый ук куркыныч яный.

Еш кына бакчачылар, җиргә кадәр бөгелгән ботакларны күреп, алардан бозны ватып төшерергә тырышалар. Чыбыклар яки кабельләр бозланган очракта да шулай. Ләкин болай эшләргә кирәкми. Чөнки нәтиҗәдә алар зарарланачак. Әмма үсемлекләрне дә ярдәмсез калдырырга ярамый.

Мондый очракта иң гади эш – таяныч кую. Мул уңыш биреп, ботаклар сыгылып төшкәндә дә шундый ук «таянычлар» куялар.

Озын ботакларның очларын кыскартырга мөмкин. Әлбәттә, кышкы чорда кисү кирәкми, әмма бозлы яңгырның аяныч нәтиҗәләрен бетерү өчен кисәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100