Матур, әмма зыянлы «актәпи»: авылларда карбыш дип аталган корткыч әрлән тарала
Авылларда яшәүчеләр бакчаларында матур, кара төстәге, ак тәпиле һәм ак борынлы җәнлекләрне очрата. Бик матур бу җан иясе бакчага зур зыян сала. «Интертат» әлеге җанвар турында мәгълүмат туплады.
Мәкаләне укырга керешкәнче карбыш зыян салган бакчага күз салыгыз. Бу видео Уфа районында төшереп алынган.
Усал әрлән
Бу ак тәпиле, ак борынлы кара йомшак җәнлекне гадәти әрлән, кыргый әрлән, урман әрләне яки карбыш дип атыйлар. КФУ доценты, биология фәннәре кандидаты, КФУның Э.А. Эверсман исемендәге зоология музее һәм гербарие мөдире Александр Беспалов әлеге атамаларының барысы да дөрес икәнен аңлатты. Төп исеме – гадәти әрлән. Карбыш – төрки телдән килгән атама.
Карбыш шундый кечкенә һәм матур булса да, бакчаларга шактый зыян сала. Александр Беспалов әйтүенчә, алар бик агрессив. «Үзе усал, үзе болай бер дә усал түгел кебек шикелле», - диясе килә аңа карагач. Безнең авылда да баздан карбыш килеп чыккан иде, матурлыгын, йомшаклыгын күреп кызгандык, әти чиләккә салып өйдән читкә алып барып куйды. Кем белә, башка авыллардагы хуҗалыклардагы кебек каты зыян китергән булса, бәлки, бер дә кызганырлык булмас иде...
Шунысы кызыклы, авылларда кеше күзенә ешрак күренә башлаган карбыш, галимнәр әйтүенчә, табигатьтә киресенчә кими бара икән.
Соңгы арада, шушы ун, бәлки егерме ел тирәсендә әрләннәрнең бөтен ареалында, аеруча Европада, аларның кимүе күзәтелә. Моның сәбәпләре бик үк аңлашылып бетми, ләкин күпчелек Европа илләрендә ул инде Кызыл китапка кертелгән. Бездә дә берара алар бик күп иде, ә хәзер алар кимеде. Кайбер галимнәр моны әрләннең үрчем санының азаюы белән бәйли. Кеше басуларда куллана торган кайбер химикатлардан зыян күрәләрдер дигән фикерне дә ишеткән бар, - диде Александр Беспалов.
“Өч-дүрт көн көрәштем, шуннан соң юк булды”
Арча районында Яңа Кенәр авылында яшәүче Ильясның бакчасына да кыргый әрлән үтеп кергән булган.
Ул башта бакча кырыендарак иде, өченче ел нинди тишекләр икән монда дип аптырап йөргән идек. Узган елны бакчага керде, быел юк, Аллага шөкер, - диде ул.
Ничек итеп бетердегез аларны?
Печән чапкычның тавышйоткычына (глушитель) резин шланг куеп, әрлән ясаган тишекләргә тыктык. Аны тыккач, бөтен түтәлдән төтен күренә башлады. Тишекләрне бик күп ясаган, бөтен түтәлләрне тетеп бетергән иде. Бөтен тишекләрен күрмәгәнмен генә. Төтен чыккан тишекләрне күмдек. Өч-дүрт көн көрәштем, шуннан соң юк булды.
Нәрсәләрне ашаган иде?
Ул үзе ашамый, балчыкны актарып, астан йөри дә, бөтен помидор, кыярлар үлә. Кыш көне идән астындагы кишер ашалган иде, бәлки шул булгандыр.
Шушы җәнлек икәнен ничек белдегез?
Берсен әниләрнең өендә песи тотып кайтты. Моңарчы андый ак тәпиле әйберне күргән дә юк иде. Күрше авылга (Әтнә районы Кызыл Утар авылы) туганнарга төшкәч, анда бөтен авыллары белән азапланганнарын белдем, алар аны «актәпи» дип йөртәләр икән. Ул вакытта бездә юк иде әле, үзебездә барлыкка килгәч, шул искә төште.
Авылда таралган ул хәзер, байтак кеше азаплана. Өченче ел читтәрәк иде әле ул, бакчага кермәгән иде.
Димәк, читтәрәк ояласа да, алар белән көрәшергә кирәк, икенче елга бакчага керә алалар?
Әйе, андый нәрсә килеп чыкса, бакчага кергәнче көрәшәсе.
Башка ысуллар белән куркытып карамаган идегезме?
Капкыннар куеп караган идек, анда бер тапкыр да эләкмәде. Песи тотканчы күргәнем булмады, төнлә йөри бугай ул.
«Гарык мин аннан!»
Әтнә районы Кызыл Утар авылына да кыргый әрләннәр тынгы бирмәгәнен ишеттек. Анда яшәүче абый (ул исемебезне язмауны сорады) белән элемтәгә кереп, ни сәбәпле шалтыратуыбызны әйтүгә, ярсып китте:
Гарык мин аннан! Гарык! Мин аның белән бик күптәннән көрәшәм инде! – диде.
Абый басуда, кыр эшләрендә иде, элемтә өзелде. Соңрак кабат элемтәгә кердек.
Ашлыкны ташый, бәрәңгене ташый. Бакчаны тишкәләп бетерде. Без аны башта күседер дип уйлап йөргән идек. Берсе капкынга эләкте. «Актәпи» дип йөрдек башта. Капкынга эләкми, күседән башлы бу. Ул яман оста, настоящий шулер ул! Ояларына су да тутырып карадым, су катыштырып аммиак та, нашатырь да, кулланылган машина мае да агызып карадым, бетерә алмадым.
Шулкадәр тиз үрчи. Ана мәчебез бар иде, шул көненә өчәрне тотып кайта башлады. Аннары ул мәчебез югалды да, тагын үрчеделәр. Кышын лапаста кышлады ул. Без аның «дуңгызборын» дип йөртә башладык, аның борыны дуңгызга ошаган. Тәҗрибәсез мәчеләр тота да алмый аны. Мәче белән чиылдый-чиылдый сугыша ул, теләсә кайсысы ала да алмый.
Үзәкләргә үтте ул минем. Күренеп-күренеп китә, әйбер ташыганы күренә, кая оялаганын таба алмадым. Аннары мин лапаска мәчеләр ияләндерә башладым. Соңгы арада күренми, шул мәчеләр тотып бетерде бугай аны, – диде Кызыл Утар абые.
Питрәч районына кайтып йөрүче танышым авылларында кыргый әрлән ун еллап элек күренгәнен әйтте, алар аны капкынга тота алган. Тотылган кыргый әрлән бик каты кычкырган.
Карбыш Татарстан авылларында гына кеше бакчаларына зыян китереп йөрми, башка регионнарда да кеше яшәгән җирләргә үтеп керә. Интернетта инде 2012 елда чыккан видеода Самарадан ерак түгел урнашкан хуҗалыкларда кыргый әрләннәр белән көрәш баруы хәбәр ителә. «Инде 8 ел берничек бетерә алмыйбыз, аларга бернәрсә дә тәэсир итми, үзләрен хуҗа итеп хис итәләр», - диелгән видео астындагы комментарийларның берсендә.
«Ул җәнлекне тотсагыз, бик сак булыгыз, кешегә ташлана ала»
Биология фәннәре кандидаты Александр Беспалов әлеге җәнлек турында тулырак мәгълүмат бирде.
Караңгы төстәге йонлы әрләннәр гадәттә урман формасы, алар урман тирәсендә яши. Өч төслесе (караңгы, ачык һәм көрәнрәк төсләрдәгеләр) ачык җирләрдә, ягъни болын, кыр, далаларда очрый. Татарстанда урманнар белән бәйле төрле түгел, ә дымлылыкка бәйле караңгы формадагы әрләннәр очрый, алар үзләре кара, ак таплары бар. Үземнең аларны тугайларда күргәнем бар. Шулай ук алар бакча һәм дача участокларында очрый, берара алар бик актив рәвештә бакчаларда оялый башлады. Карбышлар һәрвакыт кеше янында иде, суганчалы үсемлекләр күбрәк булган саен, алар шунда була. Әрләннәргә бакчадагы ризык җитә, шуңа алар анда яши, – дип аңлатты ул.
Алар хәзер дә бакчаларда күбәеп китте бугай?
Әйе, бу шулай килеп чыга. Без алардан активлык чорлары белән аерылган. Әрләннәр – эңгер-меңгер вакытында һәм төнлә йөрүче җәнлек. Кеше бакчада эшләгәндә әрләннәргә комачауламый, алар ул вакытта өннәрендә утыра. Аларның өннәре тармакланган һәм шактый тирән. Ә кеше йокларга яткач, әрләннәр чыга һәм үзенә ризык әзерли башлый я ашый.
Ашауларына килгәндә, аларны кимерүче генә дип түгел, ә бөтен нәрсәне ашаучылар дисәң дә була, чөнки алар яшелчәдән, орлыклардан, бүлбеләрдән, суганчалардан кала бөҗәкләрне дә, хәтта бака, тычкан кебек кайбер умырткалы кечкенә хайваннарны да ашый ала.
Әрлән килгән җирдән башка җәнлекләр китеп бара. Мәсәлән, тычканнар әрлән булган җирдән кача, чөнки тычканнар өчен әрлән белән очрашу начар тәмамланырга мөмкин.
Бу җәнлек табигый рәвештә барлыкка килгәнме, кеше тарафыннан чыгарылмаганмы? (Интернетта бу җәнлекләр ветеринария академиясеннән, «Бөреле» җәнлек совхозыннан качкан ясалма токым дигән имеш-мимешләр язалар – «Интертат»).
Юк, әлбәттә, табигый юл белән. Элек, тарихи планда карасак, безнең республика күбрәк урманлы иде, аннары урманнарны кисү башланган, күбрәк ачыклык барлыкка килгән, ә әрләннәр ачыклыкларда, авыл хуҗалыгы зур үсеш алган җирләрдә, кырларда, болыннарда яшәргә ярата. Туксанынчы еллардан, бакча һәм дача хуҗалыклары үсеш алганда, алар шәһәр янында да күренә башладылар.
Чыннан да, бу төр әрләннәр шәһәрдә дә күренә, узган елның көзендә безнең йортта яшәүчеләр, якын-тирәдә карбыш йөри дип, фотосын юллаган иде.
Бакчада әрлән барлыкка килгәч, кешеләргә нишләргә?
Аларны урнашкан җирләреннән юкка чыгару авырдыр. Тотып бетереп карарга мөмкин.
Песиләр булыша аламы?
Ышандырып әйтә алмыйм, кайбер песиләр тота аладыр, тик мин андый «борынгы» песиләр хәзер әздер дип уйлыйм. Бу әрләннәр песиләр өчен шактый зур һәм өстәвенә агрессив. Шулай ук кимерүчеләргә каршы агулы җим салып була, тик ул агуны нәрсә ашаячагын белеп булмый. Агуны кош ашап, аны аннары песи ашаса, я ул тагын берәр кая эләксә... Шуңа күрә агуларга бик җитди карарга кирәк.
Ә аларны берәр ничек куркыту турында мин әлегә белмим. Тагын бер кат әйтәм, ул җәнлекне тотсагыз, бик сак булыгыз, ул кешегә дә ташлана ала.
Тавышлы куркыткычлар куллану турында нәрсә әйтә аласыз?
Моның ярдәме булуына шикләнәм, махсус тикшеренүләр үткәрмәдем, шуңа күрә төгәл әйтә алмыйм, - диде Александр Беспалов.
Биолог карбыш тешләсә, табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Кимерүчеләр төрле куркыныч чирләрне (котыру чире, лептоспироз, туляремия, хориоменингит, лишай, туберкулез) таратырга мөмкин.
«Әрләнне нинди ысул белән юк итсәң дә, бу закон бозу булачак»
Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков белән дә кыргый әрлән турында сөйләштек. Ул да бу хайваннарның табигый яшәү мохите орлык чәчелгән җирләр, кырлар, кеше бакчалары булуын әйтте.
Алар гомер буе шунда яшәгән, хәзер дә яши. Әлбәттә, бакчачылар уңышларын бетерүләренә борчыла, шуңа ниндидер чаралар күрергә кирәк инде, - диде ул.
Ә нинди чаралар эффектив була ала?
Иң эффективы – аларны берәр ничек куркыту. Тавышлы куркыткычлар кулланып була.
- Һәм иң кызыгы: бу әрләннәрне үтерү… закон тарафыннан тыелган! Бу әрлән кыргый җәнлек санала, аны үтерүче браконьерлык өчен штраф түләргә һәм табигатькә китергән зыянны кайтарырга тиеш була. Административ кодексның 8.37 маддәсе буенча, беренче тапкыр 500-4 000 сум күләмендә штраф каралган, моннан тыш ау коралы конфискацияләнергә мөмкин. Алга таба штраф күләме арта бара.
Әрләнне нинди ысул белән юк итсәң дә, бу закон бозу булачак, – диде Чиспияков.
Капкыннар куярга да ярамыймы?
Капкын куярга ярый, тик әрлән аучылык ресурсларына керә, шуңа күрә аны аулау өчен махсус вакыт каралган, хәзер ул 15 июньнән 30 сентябрьгә кадәр. Аңа ауга чыгар өчен рөхсәт алырга, ә рөхсәт алыр өчен кеше аучы булырга кирәк.
Шуңа күбесенчә куркыткычлар куеп көрәшәсе. Песи тоту ярдәм итә ала, тик өйдә яшәгән песине дә кешеләр дача бакчасында калдырып китми, иректә яшәүче песи кыргыйлана, - диде Ринат Чиспияков.
«Шәһәрдә урам этләре кими, ә алар әрләннәрнең төп дошманнары»
Чаллының 4 номерлы балалар эколого-биологик үзәге директоры, биолог Владимир Товма кыргый әрләннәр шәһәрдә дә күренгәләгәннәрен, аларның кешеләрдән дә, машиналардан да курыкмаганнарын әйтте.
Алар үзләрен иркен хис итә, шәһәрдә урам этләре кими, ә алар әрләннәрнең төп дошманнары иде. Әрләннәр бик еш күренми, тик бу елларда алар элеккегә караганда күбрәк күзгә чалына, - диде ул.
«Алар үз-үзләрендә хуҗа, ә без – кунаклар»
Идел-Кама тыюлыгының фәнни хезмәткәре Юрий Горшков та кыргый әрләннәрнең элек тә кеше тирәсендә яшәгәнен әйтте. «Ни өчен элек кешеләрнең андый җәнлекне күргәннәре булмаган, бу төр әрлән белән беренче очрашалар?» – дип сорагач, «Хәзер кешеләр күп нәрсәне беренче тапкыр күрә», - дип җавап кайтарды.
Эволюцияләре буенча, аларның яшәү мохите кеше янында, соры күсенеке кебек үк, - диде ул.
Юрий Горшков та карбышны бакчадан куарга бик авыр булганын билгеләп үтте. Әгәр аларны үтерү закон белән тыелган икән инде, димәк Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгать итеп, моңа рөхсәт алырга кирәклеген әйтте.
Хәзер авылда яшәүчеләр йортлары тирәсендә әрлән генә түгел, төлке һәм кыр куяннары кебек башка хайваннарны да күрүе турында да сорадым.
Кайчандыр бу аларның яшәү мохите булган, алар үз-үзләрендә хуҗа, ә без кунаклар – бу шуңа бәйле, - дип, аңлатты ул.
Карбыш турында Интернет челтәрендә табылган мәгълүматлар:
Аларның озынлыклары 30, авырлыклары 700 граммга кадәр җитә. Тешләре һәм тырнаклары бик үткен. Марттан августка кадәр 5 тапкыр 4-12 бала таба. Бер сезонга бер әрләнгә 12 кг азык кирәк. Ул өнендә азык запасы туплый, 90 кг азык тупланган өн табылган очрак бар.
Интернетта «Варат», «Клерат», «Шторм» дигән агулар кулланырга киңәш итәләр. Безнең әңгәмәдәшләребез агу кулланмаска кушканын да кабат искәртәбез.
«Электрокат», «Град», «Тайфун» дигән ультратавыш куркыткычлар 200 метр радиуска кадәр эшли. Әмма бакчачылар арасында бу куркыткычларның бернинди нәтиҗәсе булмады диючеләр дә бар. Күбесе ышанычлы һәм сыналган ысул – шәп мәче кирәк дигән фикердә.