Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бакчага камкалар килсен өчен нишләргә?

news_top_970_100
Бакчага камкалар килсен өчен нишләргә?

Камка (божья коровка) бөҗәкләре бакчага файда китерә – алар зарарлы корткычлары ашый. Химик пестицидлар корткычларны бетерә, тик зыянлы, ә камкалар – куркынычсыз һәм нәтиҗәле. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Бакчага су чыганагы куегыз. Сулы тәлинкәләр, дымлы кәгазь тастымаллар куеп чыксаң, камкалар шуңа кызыгып, бакчага су эчәргә килә. Камкалар тәлинкәдә батмасын өчен, суга вак ташлар салырга кирәк.

Мәтрүшкә, тимьян кебек туфракка җәелеп үсә торган үсемлекләр булса, камкаларга кошлардан качарга урын була.

Камкалар өчен өй дә ясарга була – зур булмаган агач тартмага төрле яктан тишемнәр ясап, эченә шикәр комы куйсагыз – бөҗәкләр шуңа кызыгып килә. Камкалар өен бетләгән үсемлек янына урнаштырсаң, камка шуларны ашар.

Пестицидлар кулланмаска тырышыгыз, алар корткычларны гына түгел, камкаларны да үтерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100